Зәмирә Рәҗәпова: «Үз бәһамне беләм!»

Зәмирә Рәҗәпова инстаграмда язылучыларына ачык хат язган.

«Җәмәгать, бигрәк тә хатын-кызлар! Сөйләшик әле.
Нишләп сез миңа шундый ямьсез сүзләр язасыз?! «Тазаргансың!», «дуңгыз кебек», «симез»… Сез мине бу хакта белми, дип уйлыйсызмы? Соң мин бит ул корсакны бәлеш ашап үстермәгән. Мин бит 3 бала анасы. Әйе, бу мине дә борчый. Әллә минем нечкә билле буласы килми, дип уйлыйсызмы? Ләкин диастаз (расхождение брюшных мышц) операция белән генә җыела. Аны ачып тегәргә кирәк! Моны мин пычрак астына кереп, кенә төзәтә алам. Ләкин әлегә моны эшли алмыйм.  Балам кечкенә, гел кулда, Аллага шөкер, үсәбез, авырлыгы да бар. Төннәрен кайчак  сәгатьлэәр буе тирбәтәм, ә операциядән соң бу мөмкин булмаячак. Аннары миңа бит инде 20 дә, хәтта 30 да түгел, 42 түтәгезгә. Регенерация дә әкренрәк бара. Пролактин дигән гармон да билдәге майлардан арынырга бирми, чөнки организм өчен мин бала имезүче ана, димәк ул мине саклый, сөт бирерлек булсын, дип тырыша. Не все так просто, урыс әйтмешли.

Сез бит күбегез бәби тапкан хатыннар, мине сез башкаларга караганда да ныграк аңларга тиеш. Һәм күп кенә шундый хат авторлары үзләре үк миннән күпкә өлкән, таза хатыннар. 

Аңлыйм, баладан  соң икәнне дә беләсез, мине кимсетер өчен, кеше алдында әйтеп,  мыскыллар өчен язганыгызны да аңлыйм. Шулай итеп үзегезгә берничә секундка рәхәтлек алганыгызны да беләм. Ләкин, дускайларым, бу мине бәхетсез, сезне бәхетле итми. Ә ике яктагы фәрештә барысын да күреп, язып бара. Шуңа да Леопольд әйтмешли «әйдәгез тату яшик»!!!

PS: Бу постны язганда, усал телле апаларның минем борчылуымны күреп сөенүләре дә куркытмый. «Эхэээ», дип кулларын ышкып куюлары да нипачум… Чөнки мин кем өстенрәк, дип ярышмыйм. Үз урынымны һәм үз бәһамне беләм»! дип язган ул.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/zmir-rpova-z-bamne-belm

Бәйле