«Ришат белән матур йөрдек, әмма…»

Гөлназ Асаева Ришат Төхвәтуллинга кияүгә чыкмавының сәбәбен әйтте.

«Гадел әңгәмә» тапшыруында ул болай ди диде:

«Ришат белән йөрдек, йөрмәдек түгел. Мин ул вакытта бәләкәй идем, 15 кенә яшь иде. Ришатка 24 иде. Начар йөрү түгел иде ул. Матур аралаштым, флирт булырга мөмкин иде. Ләкин шуннан да күбрәк әйбер булырга тиеш түгел. Әлбәттә, ул якты, матур хатирәләр. Без Ришат белән яхшы мөнәсәбәттә», — диде җырчы.

Ул Ришат Төхвәтуллин белән бергә булмауның сәбәбен дә әйтте. «Мин үземне ярата торган, минем өчен яши, яна торган, мине хөрмәт итә торган иргә кияүгә чыктым. Ә Ришат ул тулаем үзен яратучы ир-ат. Миңа кала, безнең бер нәрсә дә килеп чыкмас иде. Ул — җаны, тәне белән артист. Шуңа үзенә аеруча зур игътибар бирә.

Мин Ришатка бары тик бәхетләр телим. Ул — бик яхшы кеше, артист. Җырлары да һуш китмәле. Мин аңа матур, яхшы хатын табып, матур бәбиләр табуларын телим. Чөнки яше дә бара, уже пора», — диде ул.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-12-26/rishat-bel-n-matur-y-rdek-mma-2635128

Бәйле