«Яратмый, имеш. Безнең заманда рәзе яратып яшиләр?»

Без монда сине тыңларга җыелмадык, иптәш Гатиятов, ә тикшерергә җыелдык. Тикшерергә! Аермасын сизәсеңме? – Аннан башкаларга мөрәҗәгать итте. – Кем дә кем ронодан Гатиятовны эшеннән бушатуны сорарга ди, шулар кул күтәрә…

– Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә, – дип игълан итте мәктәп директоры, педсовет утырышын ачып. – Физика укытучысы Гатиятовның әхлакый йөзен тикшерү. Каршылар юкмы? Юк.

Урыннары Гатиятов белән янәшә туры килгән укытучылар утыргычларын читкәрәк күчерделәр.
– Иптәшләр, – дип дәвам итте директор, кулындагы кәгазь кисәген болгый-болгый, – Гатиятовның иптәше безгә тагы гариза язган.
– Нинди иптәше? Арслановмы?
– Юк ла. Хатыны. Бүлдермәгез әле. Вәт. Нәрсә дигән? Гатиятов узган педсовет утырышының карарын формаль рәвештә генә үти, дигән. Яңадан тикшереп, хатыны алдындагы төп вазифасын башкаруын таләп итегез, дигән. Юк, иптәшләр, без мондый җитди сигналны тикшермичә калдыра алмыйбыз. Йә, кемнәр торып сөйли?

Завхоз сүз алды. Ул фикер алышуларда, гадәттә, беренче булып сөйләргә ярата иде:
– Минем сүзем шул, агай-эне. Узган айда гына, алтын вакытыбызны әрәм итеп, Гатиятовның гаилә мәсьәләсен тикшердек. Еландай телебезне чыгарып, хатыны белән торырга өндәдек. Совет гаиләсен бозмавын Гатиятовтан кискен таләп итәргә, дигән акыллы карар чыгардык. Менә хәзер тагы да шул бер балык башы. Бу ни була инде, агай-эне? Нинди акылга сыя? Яратмый, имеш. Ул ни дигән сүз? Безнең заманда рәзе яратып яшиләр? Шуны да аңламагач, ул нинди укытучы, ди? Менә без үзебез… һем… җиңгәгез белән шул аркада көн дә дигәндәй җиңелчә генә йодрык сугышы оештырып алабыз, шулай да торабыз. Чөнки совет гаиләсен таркатырга теләмибез. Сознательный элементлар без. Сүзем шул: бу несознательный элементка шелтә бирергә кирәк.
– Шелтә белән генә котылдырырга итәсеңме? – диде, завхозның тәкъдименә каршы килеп, яңарак кына партиягә керергә гариза биргән яшь укытучы. – Монда эшнең тамырына карарга кирәк. Гатиятов хатыны белән генә түгел, коллектив белән исәпләшми. Педсовет карарын формаль үтәве белән ул үзен бездән өстен куюын күрсәтте. Шуның белән чын йөзен ачып салды. Безнең коллективта андыйларга урын булырга тиеш түгел. Аны бөтенләй куарга кирәк!

Гатиятов нәрсәдер әйтергә теләп кул күтәргән иде, директор аны кире утыртты.
– Без монда сине тыңларга җыелмадык, иптәш Гатиятов, ә тикшерергә җыелдык. Тикшерергә! Аермасын сизәсеңме? – Аннан башкаларга мөрәҗәгать итте. – Кем дә кем ронодан Гатиятовны эшеннән бушатуны сорарга ди, шулар кул күтәрә.

Шулчак балаларга ара-тирә хезмәт дәресе бирештереп йөргән Мәүлә карт торды. Авылда аның «акыл иясе» дигән даны чыккан, шуңа күрә һәркем, бу ни әйтер икән, дип, аның авызына карады.
– Кул күтәрергә ашыкмыйк әле, җәмәгать. Төптәнрәк уйлаштырып карыйк. Ярар, Гатиятовны эшеннән чыгардылар, ди. Ә безнең балаларны кем укытыр? Мәктәптә башка физик юк бит.

Директор картның логикалы фикеренә каршы килә алмый җилкәсен кашып алды.
– Анысы шулаен шулай. Әмма безнең кулда сигнал бар. Ә без аңа иң югары дәрәҗәдә реагировать итәргә тиешле. Югыйсә, каты чара күрмәсәк, үзебезгә чара күрерләр.

Мәүлә карт тагы күтәрелде:
– Эштән чыгару әбизәтелне дисез инде. Алайса, әнә Арслановны чыгарыгыз. Телчеләр барыбер икәү. Сәгатьләре дә әз шикелле. Укуга бер дә зыян килмәс.

Килеп туган кыенлыктан чыгуның иң шәп юлы табылуга шатланган директор бу тәкъдимне шунда ук тавышка куйды:
– Кем дә кем, физик Гатиятов өстеннән хатыны язган сигнал буенча тел укытучысы Арслановны эшеннән кууларын сорап, ронога мөрәҗәгать итәргә ди, шулар кул күтәрә.

Кул күтәрүдән алда бая Гатиятовтан читкәрәк шуышкан утыргычлар кире элекке урыннарына кайтты. Кул күтәрүдә Мәүлә карт катнашмады. Ул мыек астыннан гына көлеп тәмәке төрә иде. Карт алҗый башлаган, дип уйлады күтәрелгән кулларны санаган директор, үз тәкъдименә үзе каршы килә бит…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/hikәya/yaratmyy-imesh-bezne-zamanda-rze-yaratyp-yashilr

Бәйле