Чаллының мохтаҗларга ярдәм күрсәтү үзәгенә йөрүче сукбайларга эш белән дә ярдәм итәләр [видео]

-- Лейла

Чаллыда рәсми рәвештә сукбайларга бушлай ярдәм итү пункты ачылды. Элегрәк мохтаҗларны шимбә, якшәмбе генә ашатсалар, инде дүшәмбе көнне дә кайнар ризык белән тәэмин итү оештырылган.

— Монда йөрүчеләр, әлбәттә, бу яңалыкка сөенәләр. Алар бит кайнар ризыкның нәрсә икәнен белми. Күбесе урамда яши. Без атнасына 3 тапкыр ашату гына түгел, ә көн саен мондый ярдәмне оештыру дигән планнар белән янып йөрибез, — дип сөйли пункт җитәкчесе, хәйрияче Рөстәм Гатин.

Рөстәм әфәнде шулай ук олы шатлык белән уртаклашты. Баксаң, урамда яшәүче ике сукбай инде бик күптәннән эш таба алмыйча интеккән.

Аларны эшкә шулай ук эшмәкәр, хәйрияче Руслан Хәмидуллин чакырып алган.

— Безнең үзебезнең ферма бар. Яхшы электрикларга гел кытлык кичерәбез. Һәрбер кешенең үзгәрергә мөмкинлеге бар. Шунлыктан бу абзыйларны үзем белән алып китеп, эшкә урнаштырмакчы булам. Яшәргә урын да, ашау да, тиешле түләү дә булачак, — дип сөйли Руслан әфәнде.

Шундый игелекле, изге күңелле кешеләр күбрәк булсын иде дигән теләктә каласы килә.

Бәйле