Дилә Нигъмәтуллинага ел нәрсә белән истә калган?

-- Лейла

Яңа ел алдыннан бөтен кеше ниндидер нәтиҗәләр, ел азагына йомгак ясый. Җырчы Дилә Нигъмәтуллина да ел дәвамында үзе белән булган кызыклы фактлар белән уртаклашты.

— Быелгы ел минем өчен вакыйгаларга һәм кызык хәлләргә аеруча бай булды.

Февраль ахырында Калининградка барырга туры килде. Ул сәяхәт үтә күңелле булудан тыш, мине искиткеч Ләйсән Шакирова белән таныштырды (бу турыда аерым бер язам әле). Моннан тыш 40 яшьлек юбилеемны грандиоз рәвештә уздырып җибәрдем!

Июнь аенда гаилә белән Дагыстанга сәяхәтебез шулай ук куңелебездә онытылмаслык мизгелләр калдырды. Балалар әле дә искә алалар.

Быел, ниһаять, күптәнге хыялыма бер адым ясадым. ШПРда укып чыктым. Шулай да иң зур, җитди гамәлем — УОМга укырга кердем. Ул көннән башлап мин бөтенләй икенче баскычка мендем кебек. Әле дә үз-үземә ышанып җитә алмыйм, ничек кыюлыгым җитте икән дип. 3нче белемем белән мин диетолог-нутрициолог булачакмын бит!

Үз курсымны булдырдым! Бу минем беренче тәҗрибә , бик күп көч һәм вакыт тәлап итсә дә, бу зур эшемне булдыра алуыма мин бик бәхетле. Тормышымның яңа юнәлеше башланды.

Быел «Enter» интернет-журналы мине үзенең премиясенә номинатлар рәтенә кертте.
Мин һәрвакыт үземнең блогымның кызык һәм файдалы булуын тели идем. Мин аңа ирештем дип уйлыйм. Киләчәктә инстаграммны тагын да файдалырак һәм кызыклырак итәргә тырышырмын. Алга, бары тик алга!

Көз көне «TMTV» музыкаль каналы мине «Яшьлек тавышы»на алып баручы буларак чакырды.

Быелгы ел шәхси тормышымның мөһим вакыйгасы белән дә истә калачак. Никахыбызны рәсмилләштердек.

Иҗат ягы бик үк актив булмаса да , яңа җырлар шактый гына җыелды. Алла бирса, гыйнвар аеннан башлап сезгә әкренләп тәкъдим итә башлармын. Иң истә калганнары шул! — дип яза җырчы үзенең инстаграм битендә.

Бәйле