Казанда танылган журналист вафат

24 декабрьдә билгеле Казан журналисты, сценарист, режиссер, кинодокументалист Владимир Михайлович Ерхов вафат булган.

Аның белән хушлашу 28 декабрьдә Себер трактындагы 31, а йортта ритуаль залда була.

Коронавирус сәбәпле чикләүләр аркасында, хушлашу биш-алты кешелек төркемнәр белән оештырыла. Аннары урамда гомуми чара була. Журналистны Киндери бистәсендәге зиратка җирлиләр.

Владимир Михайлович Ерхов 1959 елның 16 маенда туган. Казан университетының филология факультетын тәмамлаган. 1070 елдан бирле «Кар десанты» отряды эшчәнлегендә катнаша. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kazanda-tanylgan-zhurnalist-vafat

Бәйле