Кемгә Путин түләүләрне икеләтә арттырырга кушты?

Россия финанслар министры Антон Силуанов ышандырганча, әлеге инициативага акча бар.

Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына Яңа ел бәйрәмендә коронавируслы пациентларны дәвалаучы медикларга түләүләрне икеләтә арттырырга йөкләде.

«Россия Хөкүмәтенә 2022 елда коронавирус инфекциясе диагнозын кую һәм дәвалау буенча медицина ярдәме күрсәтә торган оешмаларның медикларына һәм башка хезмәткәрләренә, ковид диагнозы куелган пациентлар белән элемтәдә булучыларга, социаль хезмәт күрсәтә торган стационар оешмада эшләүчеләргә махсус социаль түләүне бирүне дәвам итәргә», дип хәбәр итә Кремль сайтында.

Йөкләмәнең үтәлеше турындагы доклад 2021 елның 30 декабренә кадәр тапшырылырга тиеш. Бу эштә Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин җаваплы итеп билгеләнгән. 14 декабрьдә Россия финанслар министры Антон Силуанов ышандырганча, әлеге инициативага акча бар.

21 декабрьдә COVID-19 инфекциясенә каршы көрәш буенча координацион совет президиумында премьер сөйләгәнчә, хәзер коронавирус йоктыручыларга 300 меңгә якын табиб ярдәм итә, хакимият аларга ярдәм күрсәтергә тырыша. Соңгы өч айда хөкүмәт медицина хезмәткәрләренә социаль түләүләргә 50 миллиард сумнан артык акча юллаган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/putin-tllrne-ikelt-arttyryrga-kushty-kemnrg

Бәйле