Кара Юлбарыс елы килә: ничек каршыларга?

Яңа елны каршыларга санаулы көннәр калып бара. Киләсе 2022 ел көнчыгыш календаре буенча Кара (Күк) төстәге су юлбарысы елы булачак. Яңа ел каршылаганда нәрсәләргә игътибар итәргә соң?

Кем белән каршыларга?

Якынлашып килүче елны, кемнәр янәшәсендә үзегезне уңайлы, әйбәт хис итәсез, шулар белән каршыларга кирәк. Ел символы таныш булмаган кешеләрне яратмый һәм аларга бик сак карый.

Юлбарыс елына әйбәт кәеф һәм уңай фикерләр белән аяк атлау хәерле. Вак-төяк аңлашылмаучанлыклардан качыгыз, күңелсез уй-фикерләрне куып таратыгыз. Шулай икән, алдагы унике ай гаять уңышлы, имин узачак.

Нәрсә кияргә?

Бәйрәм киеменә килгәндә, янып торган җете төсләрдәге, кызыл яки чуар кием сайлый күрмәгез. Иң яхшысы – фирәзә, көмеш, кара, куе яшел, коңгырт, алтынсу, көмешсыман төсләрдәге киемнәргә өстенлек бирү.

Киләсе елда акчаның ишелеп-ишелеп керүен теләүче туташ-ханымнар өчен алтынсу һәм көмешсыман төстәге күлмәктән дә яхшысы юк. Кара күлмәк киеп, муенга алтынсу яки көмешсыман шарф бәйләргә яисә беләзек киеп куярга мөмкин. Ләкин күлмәк ялтыравыклы икән, аяк киеме ялтыравыксыз булырга тиеш. Юлбарыс артыгын кыланганны яратмый. Ә инде ир-атларга күзгә бәрелеп тормаган төсләрдәге классик киемнәр кию киңәш ителә. Шуңа көчле затларга чалбарлы костюм киюдән яхшысы булмас. Тик кара түгел, ә коңгырт яки соргылт төстәгесе сайларга киңәш ителә. Иң мөһиме – Яңа елны джинсыдан каршыламагыз. Ир-атның киеме сөйгәне киеменә туры китереп сайланса, ямь өстенә ямь булачак.

Өйне ничек бизәргә?

Юлбарыс бик чиста-пөхтә җанвар санала. Шуңа күрә Яңа 2022 елны каршылау өчен сайлап алынган бүлмә әйбәтләп җыештырылган булсын. Бәйрәм алдыннан өйне бер тузан бөртеге дә калдырмаслык итеп чистартырга-җыештырырга кирәк. Барлык иске-москыдан котылырга киңәш ителә. Шуны истә тотыгыз: җете төсләр Юлбарысның ачуын чыгара, шуңа күрә табигыйрәк төсләргә өстенлек бирегез. Гел уңышлар гына китереп торсын өчен, ел символы рәвешендәге «копилка» булдырыгыз. Өйне балалар белән бергәләп кәгазьдән ясалган кар бөртекләре белән бизәргә була.

Юлбарыс – бии-и-к зур мәче. Ә мырауҗаннар йомшак диванга җәелеп ятарга гына тора. Шуңа диваннарга йомшак япмалар җәегез, йомшак мендәр-уенчыклар куегыз. Моның ише әйберләр шкаф почмагында тузан җыеп кына ята икән – кичекмәстән тартып чыгарыгыз!  Юлбарыс аларны бик яратачак.

Быел чын чыршыга өстенлек бирү яхшы. Аны алтын-көмеш шарлар, шундый ук төстәге укалар белән дә бизәп җибәрсәгезме!.. Чыршы төбенә пыяла вазага шарлар да урнаштырырга мөмкин.

Өстәлгә матур эскәтер җәегез. Көмеш яки алтынсу төстәге тәлинкә, чәнечке-кашыкларыгыз бар икән, табынны шулар белән купшыландырыгыз. Юлбарысның күңелен күрү өчен шулай кирәк.

 Нинди аш-су әзерләргә?

Бәйрәм табынына, әлбәттә, күбрәк ит ризыклары әзерләргә киңәш ителә. Бигрәк тә каз, үрдәк, тавык  һәм бәрән итенә өстенлек бирү яхшы булыр.

Юлбарыс бик көчле хуш исләрне ярата. Шуны истә тотып, ризык әзерләгәндә тәмләткечләрне кызганмагыз. Яшелчә тәлинкәсенә күп итеп базилик, кинза, петрушка, укроп, кузаклы фасоль тутырыгыз, кырыена брюссель кәбестәсе куегыз. Алары сәламәтлегегез өчен дә файдага булыр.

Ләкин укроп-петрушка чемченеп кенә бәйрәм каршылап булмый. Телемләп турап куелган ит, күп итеп яшел тәмләткечләр салынган, майонез урынына каймак ише табигый ризыклар белән болгатылган салатларсыз бәйрәм табынын күз алдына да китереп булмый.

Юлбарыс күңеленә хуш килми торган ризыкларның да барлыгын онытмагыз. Әйтик, диңгез продуктларын ул өнәми икән. Шулай да су стихиясе (ел символы – су Юлбарысы бит) табында мондый нигъмәтләргә дә бераз гына урын бирергә рөхсәт итә. Аннан килеп, ярма урынына яшелчәдән гарнир ясау әйбәтрәк булачак. Табынга тозланган, ысланган, пешерелгән яки кыздырылган балык куярга мөмкин.

Чыганак: https://vatantat.ru/2021/12/71324/

Бәйле