Баланы дәваханәгә илткәннәр.
Чишмә районында коточкыч хәл булган. 2009 елгы малайның башы, муены, күкрәк читлеге һәм куллары пешкән.
“Хәзерге вакытта зыян күрүче пешү бүлегенә китерелгән. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә”, – дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Билгеле булганча, һәлакәт вакытында бала үзе генә өйдә булган.
«Балаларның шаяруы – аларны үлемгә китерә торган янгыннарның иң киң таралган сәбәпләренең берсе, бу өлкәннәрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыга”, – ди коткаручылар.
Билгеле булуынча, малай өйдә шырпы белән уйнаган.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/republic/2021-12-28/shyrpy-bel-n-uynagan-2637165
–
–