Илсөя Бәдретдинова: «Миңа өйләнергә кирәк, бугай»

Илсөя кайвакыт өй эшләренә җитешми икән.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова «Миңа өйләнергә кирәк», дип язып пост урнаштырды.

Бу фикергә ул соңгы арада эшләре күп, ә вакыты аз булып, өйдә тормау белән килгән. Илсөя кайвакыт өй эшләренә җитешми икән.

«Соңгы ике атнада йокы төшкә керә башлады. Залга кермәгәнгә дә шул тирә. Гөлләргә су сибәргә дип кергән идем, кузем тузанга төште.  «Яңа ел белән сине, уңган хатын Илсөя»,- дип язып куярлык булган. Тизрәк утны сундереп чыгып киттем. Узе чыгып су эчеп керә торган гөл юктыр инде, име? Кер юу, савыт-саба юу машинасын ,мультиварканы уйлап тапкан кешеләр исән микән? Кочаклап рәхмәт әйтер идем. Тузан сөртеп йөри торган берәр нәрсә дә чыгарып булмасмы икән?», — дип язган Илсөя.

Җырчының язылучылары да шаяртып язуны аңлап алган булса кирәк. «Сезгә кияүгә чыгарга әзер егетләр күп ул»,  «Өй җыештырып кем бәхетле булган», дип язучылар бар.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/ilsya-bdretdinova-mia-ylnerg-kirk-bugay

Бәйле