Яңа елдан соң чикләүләр бетерелерме?

Бәйрәмнәр вакытында кайбер чикләүләр “йомшартылды”.

2022 елның 10 гыйнварыннан соң Татарстанда ковронавирус инфекциясенә бәйле чикләүләр йомшартылырмы-юкмы икәнен әлегә төгәл әйтеп булмый, ди

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

“Безгә бу озын ялларны үткәреп җибәрергә кирәк. Вәзгыять, авыручылар саны ничек булыр… 10 гыйнварга кадәр безнең аерым бер йомшартулар бар. Аларны озынайту яисә кабат элекке чикләүләргә кайтуны без 10 числоларда ачыкларбыз”, — диде Марина ханым.

Билгеле булганча, Яңа ел бәйрәмнәрендә кибетләр 23.00 дән 6.00 гә кадәр эшләмәскә тиеш, дигән чикләүләр бетерелде. 20 декабрьдән алып 2022 елның 10 гыйнварына кадәр җәмәгать туклану урыннары да төнге 1 гә кадәр эшли ала. Яңа ел төнендә кафе-рестораннар төнге 3 кә кадәр эшләячәк.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yaa-eldan-so-chikllr-beterelerme

Бәйле