Беренче татар телле коуч Илүзә Әминова: «Узган елыгызга анализ ясагыз, югыйсә…»

-- Лейла

Яңа елга күп кеше быелгы эш-гамәлләренә йомгак ясап, планнар корып керә. Үз планнарың турында кешегә сөйләргә ярыймы? Бу һәм башка сорауларга шагыйрә, беренче татар телле коуч Илүзә Әминова җавап бирәчәк.

– Илүзә ханым, башта үзегез белән таныштырып үтегез әле. 

– Белемем буенча мин башлангыч сыйныфлар һәм математика фәне укытучысы. Педагогия белән психология һәрвакыт янәшә бит. Озак еллар мәктәптә мин тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем, ул чакта да психологлар белән күп аралашырга туры килде. «Умное поколение» үзәгенең җитәкчесе булганда, безнең шәһәргә Россиядә танылган гаилә психологы Алексей Бабаянц чакырулы булды. Миңа аны озатып йөрергә туры килде. Нәкъ әлеге кеше психологиягә кереп китүемә этәргеч булды да инде! Аннары миңа Мәскәүдә коучлыкка уку буенча өстәмә белем алырга тәкъдим ясадылар. Академиядә 12 баскыч үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта мин 4нче баскычта. Һәр баскычта компетенцияләр, белемнәр арта. Үзем консультацияләр үткәрәм, моннан тыш кадак терапиясе белән  шөгыльләнәм.     

– Яңа елга кергәндә күпләр яңа тормыш башларга хыяллана: кемдер, ниһаять, ябыкмакчы була, кемдер яратмаган эшеннән китәргә тора. Тик бөтен кеше дә теләгенә ирешә алмый кала. Ни өчен? 

– Һәрбер кеше бу тормышта ниндидер сүзләр, ассоциацияләр белән яши. Нинди генә сүзне алсак та, без шул сүз белән бәйле вакыйганы искә төшерәбез һәм безнең күңелебездә хисләр туа. Яңа дигән сүз белән дә һәрберебезнең башында, күңелендә искиткеч җылы, позитив уйлар барлыкка килә. Чөнки яңа әйбер, яңа тормыш, яңа кием, яңа фатир, яңа машина – кешедә һәрчак позитив эмоцияләр уята. Яңа ел, димәк, яңа тормыш башларга вакыт кебек кабул ителә. Кемдер ябыга, кемдер көнен үзенчәлекле итеп башларга мөмкин, кемдер һәр туасы көнен яңа ачышлар ясап үткәрә ала. Бу барысы да табигый халәт! Сез үз алдыгызга куйган максатны үтәргә мөмкин, яисә үти алмыйча калуыгыз да бар. Бу очракта ихтыяр көче кешене алга таба этәрә, яисә туктатып калырга да сәләтле була.    

– Алдагы тормышка план билгеләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? 

– Дөресен әйткәндә, минем һәр көнем, әле алай гына да түгел, һәр сәгатем планлаштырылган. Мин көндәлек алып барам, моннан минем балаларым «син мәктәп укучы кебек» дип, көләләр. Әмма бу бик дөрес әйбер. Минем мәктәптәге кебек көндәлек, анда бөтен эшләрем, алга куелган планнарым язылган. Бу минем тормышымны уңайлы итә. Шундый бер гыйбарә әйтәсем килә: «Әгәр дә сезнең психолог янына барырга акчагыз юк икән, йорт-җирегезне җыештырыгыз һәм көнегезне планлаштырыгыз». Бөтен хикмәт шунда гына! Өеңдә генә түгел, көндәлек режимыңда һәм башыңда тәртип икән, димәк, синең тормышыңда да тәртип урнашачак.

– Яңа ел бәйрәмнәрендә күп итеп ял итәбез. Белгечләр бу ялларда «пауза» ясарга куша. Тыныч кына уй-фикерләрне тәртипкә китерергә кирәк, ди. Сез ничек уйлыйсыз? 

– Әлбәттә, «пауза» кирәк. Әмма ул сезне рухи яктан тулыландыра торган булырга тиеш. Алга таба эшли башлар өчен алдагы 10 көндә яхшы итеп ял итеп калырга ашыгырга кирәк, соңыннан шул «зарядка» белән сез рәхәтләнеп эшләп китәргә тиеш. Әмма күп очракта: «Ял итеп арыдым, бу яллар туйдырды, эшкә чыгасым килә», – дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Ә нәрсәгә дип кеше ялдан арый? Чөнки аның көне планлаштырылмаган. Һәр кеше үзенең табигатенә карап, ялларны үзе сайлый, үзе оештыра. Әгәр дә кайбер кешегә «Ялларны оештырырга кирәк» дигән фикерләр әйтсәм, кайсыберләре «Ял ул ял булырга тиеш! Мин рәхәтләнеп сузылып ятам да, телевизор карыйм», – диләр. Бик актив кешеләр дә бар. Алар ялларын телевизор каршында үткәрер өчен көтеп алалар. Ләкин бу күренешнең дә ниндидер чиге булырга тиеш! Кешене нәрсә рухи яктан баета, күңелен күтәрә – менә шушыларны планга кертеп куярга кирәк. Мәсәлән, хатын-кызлар еш кына массаж, шопингка йөри. Әгәр дә гүзәл затлар боларны көндәлектә эшли алмыйлар икән, димәк, аларга ялларда эшләргә кирәк. Әлбәттә, гаиләне дә онытырга ярамый. Гаилә башлыклары да, хатын-кызлар да алдан ук утырып, үз яллары турында аерым сөйләшергә, алдан ук планнар куярга тиешләр. Болай эшләү бик дөрес булачак. Ни өчен дигәндә, ир кеше дә үзен рухландыра торган эш белән шөгыльләнәчәк (мисалга, дуслар белән мунчага бару, ял сәгатен балыкта, бассейнда үткәрү), хатын-кыз да үзенең ялларында нәрсә эшлиячәген алдан белеп торачак. 

– Алдагы тормышка план билгеләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә соң? 

– Мин болай тәкъдим итәм: үткән елга анализ ясарга кирәк. Без күп очракта иренәбез. Шул килеш Яңа елга аяк басабыз. Бу дөрес түгел! Мәсәлән, бер эшмәкәр эш башлап җибәрә. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, аның бизнесы «яна». Ул икенче бизнеска тотынырга уйлый. Әгәр эшмәкәр беренче бизнесында булган ялгышларны анализламаса, икенчесе дә барып чыкмаячак. Яңа ел белән дә шулай. Узган елга анализ ясамасак, шул хаталар белән очрашачакбыз.

– Кешенең күңел халәтенә дә тукталып китик. Сезгә андый сорау белән мөрәҗәгать итәләрме? 

– Безнең заман кешеләрен үзбәя (самооценка) төшенчәсе борчый. Күпләр «Мин кем? Бу дөньяда минем миссиям нинди?» дигән сораулар белән дә килә. Мин үземне беренче татар коучы дип игълан иттем. Чөнки бүген татар психологлары бик сирәк, ә коуч-психологлар исә, гомумән, юк. Соңгылары күбрәк киләчәк белән эшлиләр. Алар – мотиваторлар, алар кешегә үз-үзләрен һәм миссияләрен табарга ярдәм итәләр. Мин менә шулар белән шөгыльләнәм дә инде. Миңа консультацияләргә килүчеләрнең күбесенең үзбәяләре түбән. Шуның аркасында, алар тормышта үзләренең шөгыльләрен дә таба алмыйлар. Кешедә аннары балачаклары, әти-әниләре белән бәйле күңел җәрәхәтләре бик күп. Нәкъ шуларны бергәлектә җиңеп чыгарга тырышабыз без. Бу бигрәк тә кадак терапиясен үткәндә барлыкка килә. Без абый-апалар, егет-кызлар белән булган үпкәләрне уртага салып сөйләшәбез, аларны бетерү өстендә эшлибез. 

– Кешеләр нәрсәдән курка соң?  

– Тормышта кеше нишләптер үзе булудан курка. Ә чынлыкта исә җиһан кешене уникаль итеп яраткан бит. Тик ниндидер кагыйдәләр, кысалар кешеләрне үзләре булудан туктата. Теләсә нинди очракта үзең булып калу – менә ул югары нокта. Кеше нәрсә дип әйтер микән, болай итсәм, кеше миңа нинди сүз җиткерер микән дип уйламасыннар.  Үз плюсларың, минусларың белән гармониядә матур итеп яшәргә кирәк. Кычкырып көләсе килсә көлегез, елыйсыгыз килсә, үзегезне тыймагыз! Үзегезне яратыгыз! 

Гөлия Ибатуллина.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/

Бәйле