Мамадыш районының Югары Яке авылында яшәүче Гөлсинә апа моннан 50 ел элек ясалма чыршы сатып ала. Ире Дамир белән яңа гаилә корган чаклары була ул. Өй түренә шул чыршыны матур итеп киендереп куя. Ул чыршы әле дә берни эшләмәгән. Хәтта, бер генә энәсе дә коелып төшмәгән.
Уенчыкларына кадәр совет заманыныкы.
– Чыршым бик кадерле. Мин аның уенчыкларын да җыеп куймыйм. Бер чүпрәккә төрәм дә чормага алып менеп куям. Бәйрәм җитәрәк кире менеп алам. Ул чыршыдагы истәлек… Кулыма алуга бар гомерем күз алдыннан уза, – ди ул.
Гөлсинә апа кичә 73 яшен тутырган. Үземне бер дә әбигә санамыйм, йөрәк 18 дә ди әле.
– Ирем белән биш балабыз булды. Дамир 53 яшендә йөрәк белән китеп барды.Ул чакта олы баламның үз гаиләсе, икесе укып бетергән, икесе мәктәптә укый иде әле. Ирсез җиңел булмады. Әмма шөкер, балаларымны кеше итәр өчен эшләдем дә эшләдем. Гомерем буе сыер саудым. Ирем үлгәч тә каенанам белән яшәдем. Аны кадерләп соңгы юлга озаттым.Үз әнием сукырайды. Аңа да кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыштым. Әтием өч ел урын өстендә ятты. Аны да карадым. Боларны мактанып түгел, сөенеп әйтәм. Хәзерге рәхәт тормышым– аларның хәер-фатихасы диясем килә, – дип сөйли Гөлсинә апа.
Гөлсинә апалар җиде бала үсә. Араларныда бер абыйлары исән түгел. Калганнары исә бергә, матур итеп аралашып яшиләр. Гөлсинә апа авылда узган бер генә чарадан да читтә калмый икән. Бии дә, җырлый да, кирәк икән спектакльләрдә дә уйный.
– Үз күңелемне күреп яшим. Борчылып, кайгырып утырсаң яшәү яшәү мени ул? Балаларым исән сау. 5 баладан, хәзер 30 га тулабыз. Яныма кайтып, хәлемне белеп торалар. Бик кадерле әни, әби мин. Оныкчыгымны да күрергә насыйп булды. Шуңа күрә, һәр көнгә сөенеп, шөкер итеп яшим, -ди Гөлсинә апа.
Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/71695/