Казахстанда мәктәп каникуллары озайтылган

Бу хәлләргә кадәр укучылар 10 гыйнварда укырга барырга тиеш иде.

Казахстанда мәктәп каникулларын озайту турында карар кабул ителгән.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән укучыларның кышкы каникуллары 17 гыйнварга кадәр озайтылды», — дип республика мәгариф һәм фән министрының урынбасары Шолпан Каринов сүзләрен китерәләр.

Аның сүзләренчә, бу хәлләргә кадәр укучылар 10 гыйнварда укырга барырга тиеш иде.

Искәртик, республикада яшәүчеләр яңа елның башында күмәк митингка чыкты. Моңа газ бәясе ике тапкыр арту сәбәп булды.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/06-01-2022/kazahstanda-m-kt-p-kanikullary-ozaytylgan-5846691

Бәйле