Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов үзе өчен бик мөһим булган хәл турында язган.

Ул Зөлфәт Хәкимнең «Бөдрә таллар» җырын яңарткан.

«Бөдрә таллар» — Зөлфәт Хәкимнең легендар җырларының берсе.

Әйе, яңа түгел, бу җырны мин 1990нчы еллар уртасында ук башкарган идем. Ул вакытта, әлбәттә, аның ни кадәр тирән мәгънәгә ия булуын бәлки бик аңлап та бетермәгәнмендер. Концертларымда җырладым да, оныттым…

Ә 2001 елда Сан-Франциско каласындагы милләттәшләрем бу җырны кабат хәтеремә төшерделәр, ул аларның машиналарындагы дискларда еш кына яңгырый булып чыкты, соңрак инде анда уздырган концертымда да сораулар буенча башкарган идем — ерактагы матур бер тарих. Һәм менә бүген тагын, инде яңартылган «Бөдрә таллар».

Бер дә очраклы түгел, аның үз сәбәбе бар. Бу көйгә, бу сүзләргә минем инде бөтенләй башка караш, һәр сүзен, авазын хәзер йөрәк аша үткәрәм. Алар шул тиклем минем бүгенге халәтемә туры килә. Мине һәлакәттән саклап алып калган «Бөдрә таллар»га… Ходайга рәхмәтлемен…

Ашыкма син! Тайгак юллар.

Хәл алырга ирек бирми алар.

Мең шифалы сулыш белән сине дәваларга

Офыкларга карап көтә бөдрә таллар… Зөлфәт Хәким», — дип язган Айдар Галимов.

Инстадусларын бу язма дик дулкынландырган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-01-02/elatty-aydar-2642437

Бәйле