Җырчы Мәликә хастаханәгә эләккән

Кулына кызыл таплар рәвешендә аллергия чыккан. Мәликә моны фотога төшереп, инстаграмга урнаштырган.

«Ахыргача суздым. Каяндыр ниндидер аллергия килеп чыкты. Үтәр дип уйладым. Квинке шеше башланды. Тончыга башладым. Ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып киттеләр. Барысы да яхшы булыр дип ышанам», — дип язган Мәликә.
Мәликәнең тиз арада сәламәтләнүен телибез.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yrchy-mlik-khastakhang-elkkn
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий