Казахстан: атыш, шартлаулар, мародерлык. Алга таба ни булыр? [видео]

-- Лейла

Казахстандагы протест чаралары 2 гыйнварда ук башланды. Ягулык бәясе кисәк кенә ике тапкыр арту сәбәпле (60 тәңкәдән 120 тәңкәгә, безнеңчә — ун сумнан 20 сумга) халык урамнарга чыкты. Протест акцияләре бер көн эчендә бөтен илгә таралды. Президент хөкүмәтне отставкага җибәрде, элекке президент Нурсолтан Назарбаев вазифасыннан китте. Моннан тыш протестка чыгучылар Талдыкорган шәһәрендә Назарбаевка куелган һәйкәлне ватты!

Протестка чыгучылар Алма-Атаның аэропортын өлешчә ватып чыктылар. Шул сәбәпле очышлар тукталды.

Россия Казахстанга 3000 хәрбине, колонна-колонна броньле техника җибәрде.

Нур-Солтан шәһәре кибетләрендә тулы хаос. Киштәләр буш, ә азык-төлек алучылар бихисап.

Алма-Атада атышлар бара. Төрле чыганаклардан ачыкланганча, үлүчеләр дә, төрле тән җәрәхәтләре алучылар да күп. Моннан тыш җирле телеканал хезмәткәренең дә вафат булуы ачыкланды. Ул башка журналистлар белән атышка эләккән булган. «Алматы» телеканалы машина йөртүчесе шулай ук һәлак булган, бер журналист тән җәрәхәте алган.

Протест вакытында халык хакимият биналарына бәреп керде, полиция машиналарын яндырды. Илдә мародерлык «чәчәк ата» башлады. Кешеләр кибетләрне баса, банкоматларны талый, полиция машиналарын яндыра. Алма-Атадагы президент резиденциясенә бәреп кереп, аны яндырдылар.

Антитеррористик операция Кызылорда һәм Алма-Ата якларында бара. Протестларда монда 168 кеше зыян күргән инде. Алма-Атада исә төне буе шартлаулар һәм коралдан атулар тынып тормады.

Бәйле