Татарстанда берәү әнисен үтерде…

Чистайда коточкыч фаҗига!

6 гыйнвар көнне бер ир-ат әнисен үтергән һәм мәетнең кисәкләргә тураклап, якындагы агачлыкта тараткан. Шул рәвешле, ул үзенең җинаятен яшерергә теләгән. Хокук сакчылары хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерә. Әлеге гаиләне белүче җирле кешеләр әни кешенең дә, ир-атның да спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы хакында язалар. Гәрчә, элек матур гына гаилә булып саналган. Ә берәү социаль челтәрдәге пабликта 7 ел элек гаилә башлыгы үлгәч, ана белән улның бергә яшәүләре турында, соңгы араларда йортка тагын бер хатын-кыз керүен һәм еш кына хатынның иргә пычак белән ташланулары хакында да язган.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tatarstanda-ber-nisen-terep-meten-kisklrg-turaklap-agachlykta-taratkan

Бәйле