Казахстанда 10 гыйнварны матәм көне дип игълан иттеләр

Матәм көне соңгы көннәрдә булган чуалыш корбаннарын искә алу өчен билгеләнде.

Дүшәмбе, 10 гыйнвар көннен, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев гомуммилли матәм көне дип игълан итте. Бу хакта аның матбугат сәркатибе Берик Уали җиткерде, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

«Илнең кайбер төбәкләрендә, фаҗигале вакыйгалар нәтиҗәсендә, күп кешеләр корбан булу сәбәпле, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев 2022 елның 10 гыйнварын гомуммилли матәм көне дип игълан итәргә карар кылды», — дип язган Facebook битендә дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, БМО мәгълүматларына караганда, массакүләм тәртипсезлекләр вакытында меңгә якын кеше яраланган. Республиканың Эчке эшләр министрлыгы унсигез хезмәткәренең үлүе турында хәбәр итте.

Искәртеп узабыз, Яңа елның беренче көннәрендә республика халкы массакүләм митингларга чыкты. Моның сәбәбе- газга бәяләрнең ике тапкыр артуы. Моннан соң Казахстан Хөкүмәте отставкага китте, әмма протест акцияләре тәмамланмады, киресенчә, хокук сакчылары белән бәрелешләр күбәйде.

Илнең бөтен территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Казахстан Президенты ОДКБ әгъзалары булган башка дәүләтләр лидерларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Республикага Россия, Кыргызстаннан тынычлык урнаштыруда ярдәм итәргә булган вәкилләр җибәрелде.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/politics/08-01-2022/kazahstanda-10-gyynvarny-mat-m-k-ne-dip-ig-lan-ittel-r-5846775

Бәйле