«Синең белән кыен да, рәхәт тә…»

Бүген Салават Фәтхетдиновның туган көне.

Җырчы бәйрәмен туган ягында, Башкортстанда, тамашачысы белән уздыра. Бүген Уфада аның концерты.

Җырчыны дуслары һәм укучылары инстаграм аша да тәбрик итә. Иң озын котлауны Данир Сабиров язган. Үз сүзләре белән әйткәндә, Салават абый — Данирның артист булып формалашуында зур роль уйнаган кеше.

«2005 елда бию бүлегеннән Салават абыйның татар эстрадасы актерлары бүлегенә күчтем. Салават Зәки улы белән кыен да, рәхәт тә. Уйламаган җирдән котырып китәргә мөмкин. Көтмәгәндә мактарга. Ни дисәң дә, аның белән аралашу үзе бер дәрес. Мин телим сезгә саф мәхәббәт. Ләйсән Рәсим кызы белән яратып һәм яратылып яшәгез. Сез — минем пародияләремнең төп герое. Рәхмәт булганыгызга. Сау-сәламәт була күрегез берүк. Телебез, иҗатыбыз, милләтебез мәңгелек булып, һәрберебез үз хатыннары белән генә куансыннар», — дип котлаган остазын артист.

Баянчысы Альфред Якшымбәтов та Салаватның үзе белән бер көнне туган икән. Данир Сабиров «бөдрә чәчле Альфред абый»ны да гомер бәйрәме белән тәбрик иткән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-01-10/sine-bel-n-kyen-da-r-h-t-t-2649431

Бәйле