Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ничек «уянырга»?

Табын тулы ризык, сый вә хөрмәт, чиксез тоелган яллар, соң ятып, соң гына уянулар режимы… тәмам! Моңа ышану кыен булса да, чынбарлыкны кабул итүдән башка чара юк. Белгечләр исә гадәти режимга кайтуны йокыны көйләүдән башларга киңәш итә. Бу турыда тулырак КФУның Университет клиникасы табиб-сомнологы Лилия Шаһиәхмәтова сөйләде.

Йокы режимы бозылуның зыяны нидә?

АКШның Боулдер университеты галимнәренең тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, йокы режимы бозылу организмда төрле функцияләр өчен җаваплы органик һәм органик булмаган 129 кушылмага, ягъни күзәнәкләргә зыян сала. Нәтиҗәдә кеше диабет, депрессия, гипертония һәм симерү кебек җитди авырулардан интегергә мөмкин. Моннан тыш, көчсезләнгән организмның вируслы инфекцияләргә һәм стресска каршы тору сәләте дә бик түбән дәрәҗәдә була.

Шулай ук галимнәр режим белән бергә гормональ фонның да бозылуын раслаган. Мәсәлән, иртәләрен организмны салмак кына уяту өчен җавап бирүче кортизол гормоны артыгы белән эшләп чыгарыла башлый. Төшкә кадәр йокласак та, яисә нибары бер сәгатькә артыграк йокласак та арып уяну, көн дәвамында хәлсезләнеп йөрүнең сәбәбе шунда инде.

Режимны ничек кайтарырга?

Лилия Шаһиәхмәтова да йокы һәм ял режимы сәламәт яшәү рәвешенең нигезен тәшкил итүен искәртте. «Озын Яңа ел яллары кешене ияләнгән режимыннан чыгара. Бу хәлне булдырмый калу мөмкин түгел диярлек, шулай да без бу ялларга да, озын яллардан соңгы эш көннәренә дә алдан әзерләнә алабыз», – ди белгеч.

Быел инде кемдер алдан әзерләнергә соңга калгандыр. Шулай да табиб биргән киңәшләргә колак салу соң булмас. «Без Яңа елны мул өстәл, яхшы эмоцияләр, артык якты хис-кичерешләр, күңел ачулардан башка күз алдына китермибез кебек. Ләкин ялларда калориясе зур булган ризыкларны, тәм-томны җиңелрәк ризыкларга, мәсәлән, яшелчәләргә алыштырырга, шулай ук күбрәк чиста су эчәргә кирәк. Ягъни тәмам режимнан төшеп калмас өчен, без, иң беренче чиратта, азык авырлыгын киметергә тиеш».

Шуннан соң иртә яту һәм иртә тору турында уйлый башларга була. Белгеч сүзләренчә, моның өчен көн дә бер вакытны сайларга кирәк. «Билгеле, безнең организмга үз режимына кайту өчен шактый вакыт кирәк булачак. Әгәр дә кеше көн саен 22:00 сәгатьтә йокыга китеп, 6:00 сәгатьтә уяна икән, организм да бу вакытка җайлаша. Бездән исә шушы тәртипне саклау гына таләп ителә. Хәтта ял көннәрендә дә».

Белгеч бүгенге эпидемиологик вазгыятьне дә исәпкә алырга киңәш итте. «Ял көннәрендә дә, эштән соң да саф һавада йөрергә кирәк. Иммунитетны ныгыту юлларын барлагыз. Кояшлы көннәрдә өйдә утырмагыз – хәзер безнең организмга D витаминының иң кирәк чагы», – диде ул. Моннан тыш, Лилия Шаһиәхмәтова көн дәвамында физик эш күбрәк булган саен, йокы сыйфатының яхшыруын да әйтте.

Табиблар әйтүенчә, иртән ятактан торуның да үз тәртибе бар. «Әгәр кисәк сикереп торсаң, көнең баш авырту, кан басымы төшү, арка һәм буыннар авырту белән башланырга мөмкин», – ди Лилия ханым.

Табиб-невролог Игорь Орлов, уянуга, яхшылап киерелеп, тартылып алырга киңәш итә. «Туры килеш яткан чакта гәүдәне кискен генә вертикаль хәлгә күчерү кан әйләнеше системасы өчен зыянлы. Бу баш әйләнү, кан басымы уйнауга китерергә мөмкин. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу аеруча куркыныч. Кисәк торып, аңны югалтырга да була. Шуңа да йокыдан ашыкмый гына торырга кирәк», – дип аңлатты ул.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/72001/

Бәйле