Чаллы активисты Агина Алтынбаева Яңа ел бәйрәмнәре үткән мәйданнарның кимчелекләрен күреп шакката [видео]

-- Лейла

Ханым Чаллының төп мәйданында булып, андагы пычрак бәдрәфне, кардан чистартмаган шугалакны һәм эшләмәүче паровозны күрсәтте. Болар барысы да активистканың «Агина эштә» дип исемләнгән видео-күзәтүенә эләкте, аны күп балалы ана социаль челтәрләрдә урнаштырды.

Алтынбаева һәм аның көрәштәше Сергей Изотов төп мәйданда урнашкан бәдрәфне эчтән нинди хәлдә булуын күрсәттеләр һәм аны берничә көн җыештырмаганнар икән дип, нәтиҗә ясадылар.

— Бу хурлык! Мэрга олы минус, — диделәр активистлар.

Үзләрен «Халык контроле» дип таныштырып, активистлар попкорн һәм баллы мамык сатучы кызлардан яшьләрен сораштырдылар. Яшь сатучыларның ни дәрәҗәдә санитария таләпләрен үтәүләре турында белештеләр, җитәкчелекне чакыруны таләп иттеләр һәм активистлар монда «балалар хезмәтен табыш алу максаты белән эксплуатациялиләр» дип сөйләделәр.

Әлеге видео аша Алтынбаева прокуратурадан балаларны мәйдан буйлап йөртә торган паровозга да игътибар итүләрен таләп итте.

— Паровоз хуҗасы акча юнәлтү турында гына уйлый. Җәяүлеләрнең дә, балаларның да куркынычсызлыгын кайгыртучы юк. Паровоз хуҗасының шәһәр администрациясе, ЮХИДИ, Ростехнадзор белән килешүе дә юк бит! Тикшерегез, хөрмәтле прокуратура», — ди видеода Агина ханым.

Шугалак исә бөтенләй начар хәлдә. Ул кардан чистартылмаган. Шунда балалар, олылар йөри. Активистлар бу хәлгә дә администрация колак салсын иде дип белдерде.

Бәйле