Журналист Доминиканада ял вакытында үлгән.
Телевидение алып баручысы Михаил Зеленский үлгән, дип хәбәр итте Facebook битендә “Россия-Культура” телеканалы җитәкчесе урынбасары Александр Ефимович.
“Мәңгелек хәтер. 47 нче яшендә телевидение алып баручысы Михаил Зеленский вафат булды”, – дип язган Ефимович.
Россия илчелеге мәгълүматы буенча, журналист Доминиканада ял вакытында үлгән.
“Әйе, ул Доминиканада вафат булды, нечкәлекләрен әйтә алмыйм, мин аның хатыны белән элемтәдә – барлык сораулар аңа”, – дип хәбәр иткән РИА Новостига Пунт-Канда дипмисия бүлеге җитәкчесе Вячеслав Панков. Зеленский
“Россия-Культура” телеканалында “Большая Билет” программасын алып барды, шулай ук канал күзәтүчесе һәм “Новости культуры” программасын алып баручысы булды. Элегрәк журналист “Россия-1”, “ТВ Центр” телеканалларында һәм “Туры эфир” ток-шоуында яңалыклар алып барусысы. Моннан тыш, Зеленский “Россия-24” эфирында эшләде.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/tanylgan-zhurnalist-vafat-47-yashend