Пенсияләр ничә сумга артачак?

Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясен 1 гыйнвардан арттыралар.

Владимир Путин боерыгы нигезендә, Россиядә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 8,6 процентка индексацияләнәчәк. Бу эшне ул мөмкин кадәр тизрәк башкарырга дип йөкләмә бирде.

Федерация Советының социаль сәясәт комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Бибикова сүзләренчә, пенсияләр уртача 1400 сумга артачак.

«Әгәр дә без 5,9 процент индексация хакында сөйлибез икән, ул чагында өстәмә түләүләр 1 мең чамасы булыр иде. Индексация 8,6 процент булганда, бу сумма 1400 сум булачак. Закон буенча индексация 1 гыйнвардан булырга тиеш»,- дигән сенатор.

Ягъни, гыйнвар пенсиясен алган гражданнарга индексация акчасы өстәп түләнергә тиеш булачак.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/putin-mgelek-ut-chen-gazny-bushlay-bir-tkdimen-khuplady

Бәйле