Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Хәния аркасында акча эшләп ята?

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә Ибатуллинага инстаграмда “кызык, эшкә ашыгасыз, нинди эшкә, Хәния аркасында акча эшләп ятасың” дип язганнар. Фирүзә мондый нахак сүзгә җавапсыз кала алмаган.

“Моңа кадәр дә шакшы, пычрак язган бәндәләр бар иде. Ну монысына җитми дә, җитми инде. Кояшымның кызыл китабына кертәм мин сине, бөҗәккәем! Әйе, дөрес язасың. Кояшым миңа миллионнарын почта аша салып кына тора. Эх, бик шәп акча чыга торган шахтада эшли минем күз нурым. Үземне җәлләтергә язмыйм. Мин үз көчемдә, үз акылымда, Ходайга мең шөкер, мин үзем генә тугел”, — дип язган Фирүзә ханым.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/khniya-frkhine-selese-firz-khanymga-khniya-arkasynda-akcha-eshlp-yatasy

Бәйле