Ильвира Хамматова сәхнәдән егылып төшкән

Татар эстрадасы җырчысы Ильвира Хамматова белән Чаллыда көтелмәгән хәл булган. Шул хәл аркасында җырчы ике еллап Чаллы тамашачысыннан оялып йөргән.

“Моннан берничә ел элек “Татарча солянка” концерты белән Чаллы шәһәренә бардык. Пәрдәгә терәлеп рәхәтләнеп алма ашап торырмын дигән идем, тамашачылар янына барып төшкәнемне сизми дә калдым. Концерт залындагы сәхнәнең ярымтүгәрәк булуын онытканмын. Кулымдагы алма — бер якка, аягымдагы тапочки икенче якка очты. Биеклеге шактый иде, 1,5 метр тирәсе. Карасам, каршымда тамашачы утыра. Сәхнәдә артист җыр башкара. Шул мәлне халык “аһ” дип куйды. Әкрен генә торып, күлмәгемне тартып куйдым да, залдан чыгып киттем. Шуннан соң Чаллы тамашачысыннан оялып, 1-2 ел Чаллы концертларына бармый йөрдем”, — дип сөйләгән Ильвира Хамматова.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilvira-khammatova-skhndn-egylyp-tshkn

Бәйле