Өшкерүче Һәдия әби: күз тию агачны корытырга, кешене чирләтергә мөмкин

Өшкерүчеләргә, ягъни дога укып дәвалаучыларга бераз сагаеп караучылар да, ышанучылар да, ышанмаучылар да бар. Мондый гайре-табигый сәләт һәркемгә дә бирелми.

Бүген әллә нинди яңа технологияләр, медицина казанышлары чорында яшәсәк тә, кайберәүләр табиблардан алып җиткермәгән дәваны менә шул өшкерүчеләрдән таба. Югары Симет авылында яшәүче Һәдия әби Мостафинаның да үзе генә белгән өшкерү ысуллары бар. Күптән түгел бу авылга эшебез төшкәч, безгә дә Һәдия әби белән якыннан танышырга форсат чыкты…

Җыйнак кына йортта, өйләнмәгән ике улы белән яши икән Һәдия әби. Тагын бер кызы күрше авылда үз гаиләсе белән гомер итә. Ишектән килеп керү белән пөхтә киенгән, түгәрәк йөзле матур апа каршы алды безне. Сөбханаллаһ, әби дип әйтәсе дә килми тугызынчы дистәсен ваклаучы яңа танышыбызга.

“Мин хәзер бик өшкермим шул инде, балакайларым, олыгайдым,”–дип сүз башлады ул. Каян килгәнне аңлаткач кына, сөйләшергә ризалык бирде. “Мине әллә кайлардан ишетеп киләләр, Татарстаннан гына түгел, чит шәһәрләрдән дә, әле интернетка да язганнар икән, шуннан укып белүчеләр күп. Шифаны Аллаһы Тәгалә бирүче, мин сәбәпче генә инде”,– диде ул янәшәсендә урын тәкъдим итеп.

Берничә минуттан инде без күптәнге танышлар кебек гәпләшә идек. Тормыш юлын матур итеп, хикәяләп сөйли Һәдия апа, балачагын искә алганда караваты янында дивардагы әтисе белән әнисенең бергә төшкән фотоларына да күз төшереп ала.

“Мин үзем Ике Басу Арташ авылында тудым. Гаиләдә 6 бала, мин иң төпчеге идем. Сугыштан соңгы еллар бит, ачлыкны да, юклыкны да күп күрдек. Әнием Гафифәбану морҗа да чыгарды, тәрәзә пыялалары да куя иде, тимер эшен дә башкарды, әтием Әхмәтзакир балта остасы булды. Әнинең тагын бер сәләте бар –ул кешеләрне дәвалап өшкерә иде. Таң сулары алды, аны 70 төрле авыруга шифа, дия торган иде. Доганың көче зур, өшкерүнең файдасы булмый калмый. Авылда кем авырый, әнине алып китәләр иде. Соңгы юлга да ул озатты. Без әти-әни, 6 бала бер сәкегә тезелешеп ятып йоклый идек. Ут сүнүгә әни кычкырып догалар укый башлый, без аның артыннан кабатлап ятлый идек. Әнинең өшкергәнен, таң суларын алганын күзәтә идем, барысын да исемдә калдырырга тырыштым. Мондый сәләт анадан төпчек балага күчә икән ул. Бервакыт кечкенә чагымда әни үзе белән урманга кура җиләгенә алып барды, безгә тагын бер хатын-кыз иярде. Җиләк җыйган вакытта кинәт лесник чыгып, безнең чиләкләрне талап алмакчы иде, төрлебез төрле якка йөгерештек. Лесник әниләрне куа китте. Мин менә шунда адаштым. Урман эченнән ничектер читкә килеп чыктым һәм авылыма юлны таба алдым. Күпмедер вакыттан соң мине эзләп алҗыган, кычкырып тавышы беткән әни кайтып керде. Минем гәүдә кып кызыл тимгелләр белән капланды, тәнем кычынды. Әни тиз генә эш бияләе алып бөтен тәнемне уа башлады, үзе ничектер бүре улаган сыман авазлар чыгара иде. Тимгелләр күз алдында юкка чыкты. “Бүре улап утырган зәхмәтле җиргә баскансың, бала”,– диде шунда әни. Мондый гаҗәп хәлләр әле моның белән генә бетмәде, барысын да сөйләп тормыйм инде”,–ди Һәдия апа.

Мәктәпне тәмамлагач ул урман хуҗалыгында эшләгән. Кечкенә чагында аягын имгәтсә дә (хәзер дә бер аягы бөгелми), моны сәбәп итеп эштән читләшмәгән, үзе әйтүенчә, башкаларга караганда да җитезрәк хәрәкәтләнгән әле, кызу йөргән. Булачак тормыш иптәше Кәбир белән Кизел шәһәренә кунакка баргач танышкан.

Икесенең дә туганнарының хәлен белергә барган чагы булган. Тимер юл вокзалында күреп гашыйк булган егет чибәр туташ артыннан калмаган, авылына ияреп кайтып, әти-әнисеннән өйләнергә ризалык сораган. 48 ел матур гомер иткәннәр, кызганыч, яман чир авыруы моннан берничә ел элек Кәбир абыйны мәңгелеккә алып киткән. Тормыш иткән саен Һәдия апаның да өшкерү сәләте ачыла барган.

“Сиземләү сәләте бик көчле иде миндә. Берәр нәрсәне шулай түгелме икән дип кенә уйлый идем, рас килә иде. Кая барсам да юлым уңды,бернәрсәдән дә курыкмадым. Өйдән чыкканда һәрвакыт Аллаһыга тәвәккәл кылып, Хозыр галәйһиссәлам юлдашым булсын дип, уң аягым белән атлап чыга идем. Баштарак үз-үземне өшкердем. Бервакыт бергә эшли торган хатынның күзенә чүп кереп шеште, бернинди дару булышмады, аны имләп өшкергәч, бетте. Моны ишетеп икенчесе килде, аннары өченчесе дигәндәй… Күз тиеп килүчеләр күп булды. Кешегә күз тигәнне дога укый башлауга тоя идем. Туктаусыз авыз ачыла, ә өшкертергә килгән кеше йә хәлсезләнә, йә киресенчә, гел каршы дәшеп утыра. Балалар күзләре ачык килеш йоклап китәләр. Күз тию бик яман нәрсә. Каты күзле кеше сокланып караса агач та корый, кеше дә чирли. Көн саен битеңне югач, бисмиллаһ әйтеп йөзеңне сыпырырга кирәк. “Әлхәм”,”Кольхуаллаһ”,”Аятел көрси” сүрәләрен укысаң яхшы. Миләш агачының күз тиюгә шифасы бар диләр. Аны бөти итеп тагып йөрергә дә була,- ди Һәдия апа.

Тагын бер сәләте –“куркулык кою” турында да кызыксындык өшкерүче әбидән. Моны башкарып чыгу өчен кургаш кирәк була. Бик каты курыккан кешенең баш өстендә эретелгән кургашны суга салгач, имеш, куркыткан әйбернең сурәте пәйда була икән. Аны башкаруның да үз тәртипләре, үз догалары бар ди, Һәдия әби. Суда эт, пәри сурәтләре, балаларны өшкергәндә җәнлек рәсемнәре чыга икән.

“Бик күп кешеләргә ярдәм итәргә туры килде. Зур түрәләр дә, хәтта хәрбиләр дә килде заманында. Терелгәч, гомерем буе сиңа рәхмәт укып яшәрмен дип әйтеп китәләр иде. Аллаһы Тәгалә миңа шифалы сулыш биргән, кешеләргә булыша алганда булыштым, инде кабул гамәлләр булсын. Сез дә авырмагыз,яман күзләрдән сакланыгыз!” – дип озатып калды безне Һәдия әби.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/oshkerche-diya-bi-kz-tiyu-agachny-korytyrga-keshene-chirlterg-mmkin

Бәйле