Ялларда татарстанлыларны нинди һава торышы көтә?

Киләсе ял көннәрендә Татарстанда бураннар булачак һәм кар явачак.

Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренгәнчә.

Шимбә көнне, 15 гыйнварда, республика территориясендә кар явачак. Буран булачак. Төнлә 18 метрга кадәр көчле җил исәчәк.

Синоптиклар билгеләп үткәнчә, якшәмбе, 16 гыйнварда, төбәк циклонның тыл өлешендә булачак. Кар явуы ихтимал, аерым районнарда буран булырга мөмкин. Температура элеккечә калачак: төнлә -11…-16 градус һәм көндез -8…-13 градус. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yallarda-tatarstanlylarny-nindi-ava-toryshy-kt

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий