Сиринә Зәйнетдинова: «Әти үлгәч, тормышның асты өскә килде»

Татарстанның атказанган артисты, татар эстрадасының моңлы сандугачы Сиринә Зәйнетдинова белән тормышындагы зур югалтуы, гаилә хәле һәм иҗаты турында сөйләштек.

– Сиринә, узган ел гаиләгезгә зур кайгы алып килде…

– Әйе… 28 октябрьдә әти белән әни үзләренең машинасына утырып, төпчек сеңлемнең улын карашырга дип Нурлаттан Казанга килде. Ләкин бер дә уйламаганда, 2 ноябрьдә температуралары күтәрелде. Ахыр чиктә икесенең дә үпкәләренә зыян килеп, коронавирус йоктырулары билгеле булды. Әмма әти хастаханәгә ятудан баш тартты. Шулчак каршына килеп утырдым да: “Әти, минем сәхнәдәге уңышларыма сөенәсең, сеңлебезнең улының тәпи китүен күрергә теләмисеңмени?” – дидем. Шулай итеп, әтине хастаханәгә ятарга күндердек. Әтинең күзләре нурсыз һәм моңсу иде. Күрәсең, күңеле сизенгәндер. Әниебез хастаханәдән терелеп чыкты, ә әтиебезне югалттык. Ул 16 ноябрьдә РКБның “кызыл зона”сында үлде.

– Әтиеңнең башка авырулары бар идеме?

– Әтигә ике ел элек инсульт булган иде. Аның хәлен менә шул катлауландыргандыр дип уйлыйм… Әтине бик ярата идем. Ул шундый йомшак, назлы, мәхәббәтле иде. “Балаларым”, “алтыннарым” дип кенә торды. Әти җырчы булу теләгемә беркайчан да каршы булмады. “Кызым, синең уңышларың алда әле”, – дия иде.

– Әтиең ноябрьнең 16сында китеп барды, ә 19ы Казанда концертың булырга тиеш иде…

– Андый чакта күзгә берни күренми. Концерт кайгысы юк иде, шуңа да аны 26 февральгә күчерергә мәҗбүр булдык. Әтигә багышлап, сеңелләрем белән “Әтием кочагы” исемле бик матур җыр әзерләгән идек. Әти-әни Казанга килгән вакытта бергә җыелышып, шул җырга видеоязма да төшердек. Аны сәхнәдә җырлаганда, экраннан күрсәтергә ниятләгән идек. Җырлап бетергәч, әти белән әнигә чәчәкләр төшереп бирергә хыялланган идем. Әмма тормышның асты өскә килде. Кызганыч, әти ул видеоязманы күрми китеп барды.

– Ул җырны башкарачаксызмы соң?

– Белмим, сеңелләрем аны җырлап чыга алырмы икән? Аларга бик авыр булыр дип уйлыйм. Минем тәҗрибә бар. Сәхнә кешесе булгач, тамактагы төерне йотып, тамашачы алдына чыгып елмаерга кирәк. Әгәр җырлыйбыз дисәләр, бергә җырлаячакбыз.

– Әтиеңнең төшкә кергәне бармы?

– Уртанчы сеңлемнең һәм әнинең төшенә керде. Әти белән әни һәрвакыт бергә булды. Нурлаттан 16 чакрым ераклыктагы бакчага да, кибеткә дә, гомумән, бөтен җиргә гел бергә йөрделәр. Әнинең төшендә, имеш, әни каядыр җыена икән. “Ничек барып кайтырмын икән?” – дип борчылган әни. “Ник борчыласың, мин бар бит, әйдә, алып барам”, – дигән әти. Димәк, әти әнине ялгызын калдырмый, аңа көч биреп тора. Әтинең машинасын сатмадык. Ул аның истәлеге булып сеңлемнең ишегалдында тора.

– Әниеңнең хәле ничек?

– Әнине бер мизгелгә дә үзен генә калдырырга тырышмадык. Ул сеңлемдә яшәде. Гел янына барып, бармаган көнне телефоннан аралашып торабыз. Бергә булганда, аңа да, безгә дә җиңелрәк. Әнинең кочагы, күз нуры аз гына булса да яраларны дәвалый. Әлбәттә, ул дәвалана торган яра түгел, гомер буе сыкрап торачак. Әнигә ялгызлык хисен тоярга ирек бирмәячәкбез.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/sirin-zynetdinova-ti-lgch-tormyshny-asty-sk-kilde

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий