Сәхнәбез йолдызы гына түгел, сәнгатебезнең чын “арыслан”ы да булган Филүс КАҺИРОВ шулай ди.
“Сүз – көмеш, җыр – алтын”, диләр. Җир йөзендә яшәүче һәр халыкның да үз сүзе, үз җыры бар. Безнең халыкта тагын моң да бар әле. “Көмеш-алтын”ны моңга төреп, үзенең кабатланмас тавышы белән йөрәкләргә җиткерүче җырчылар исемлегендә күпләр беренче урынга Хәйдәр Бигичевны куя. Чыннан да, ул җырлаганда кичергән тойгыны башка бер җырчы да бирә алмыйдыр. Әмма, безнең бәхеткә, соңгы елларда сәхнәбездә Филүс Каһиров балкыды. Халык аны Хәйдәр Бигичевка охшатуына үзе нинди карашта икән? Әйдәгез, бу хакта җырчының үзеннән сорыйк! Без “Кызыл таң”ның “ВКонтакте” төркемендәге дусларга Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировка сорау, теләкләр юллау мөмкинлеге бирдек. Шул сорауларны Филүскә җиткереп, аның җавапларын сезгә тәкъдим итәбез.
– Филүс, Сезнең җырлавыгыз Хәйдәр Бигичевныкын хәтерләтә диләр. Үзегез моңа нинди карашта? Аның осталыгын махсус өйрәндегезме? Мәшһүр җырчының кинәт үлемен бик авыр кичергән халкыбыз аның дәвамын Сездә күрә икән, бу бик зур җаваплылык та әле, шулай бит?
– Чыннан да, җырлавымны Хәйдәр Бигичевка охшатучылар бар. Мин җырлаганда Зөһрә апаның да сәхнә артында тыңлап торып, “Рәхәтләнеп Хәйдәремне тыңлагандай булдым!” – дигәне бар иде. Чыннан да, Хәйдәр абыйның башкару осталыгын өйрәндем. Бигрәк тә консерваториядә укыганда аны күп тыңладым. Әлбәттә, Илһам Шакиров белән икесен дә. Алар аша татар җыр сәнгатенең традицияләрен өйрәндем. Оста җырчылардан өйрәнү бик кирәк, тавышны үстергәндә, тәҗрибә туплаганда аларга охшатып җырларга тырышу да язык түгел. Соңрак Хәйдәр Бигичев репертуарыннан җырларны җырладым, чөнки алар минем күңел халәтемә бик якын. Әгәр кайчандыр мин башкарган җырларны яшьрәк җырчылар үрнәк итеп алып җырласа, бик бәхетле булачакмын.
– Филүс, Сез – бүгенге көндә бик танылган артист. Иҗат юлыгызда нинди авырлыклар узарга туры килде. Шуның бер-икесе турында сөйләп үтсәгез иде.
– Авырлыкларның да күңелгә ятканнары була. Әйтик, танылган артист буласың килсә, бик күп, авыр хезмәт куярга кирәк. Яшь чакта бүген үк танылу аласы килә, ә моңа ирешкәнче билгеле бер вакыт аралыгы таләп ителә. Кайсыбер җырны башкарырга тавышың җитлекмәгән, тормыш тәҗрибәң җитешмәгән булуы мөмкин. Менә шушы авырлыкларны җиңеп чыгарга кирәк.Ә күңелгә ятмаганнары… Алары узды инде, кабат кузгатасы килми. Шулай да, халыкта “шагыйрьне үтерәсең килсә, каләмен ал”, – диләр. Ә җырчыны үтерәсең килсә, җырын тартып ал. Минем белән дә шундыйрак хәл булды. Бер ел буена җырларга рөхсәт булмавын бик авыр кичердем. Шунда тамашачым ярдәмгә килде. Радио, телевидение, башка матбугат чараларына күпләп мөрәҗәгать иттеләр, “Нишләп ул юк?” – дип таптырдылар. Миңа бу бик зур көч бирде. “Кая булды ул?” – дип бер уйлап куярлар да, онытырлар иде, югыйсә… Шуңа мин тамашачыма чиксез рәхмәтле.
– Белүебезчә, гаиләгездә берсеннән-берсе шәп ике ул үстерәсез. Филүс, Сез үзегез, мәктәпне тәмамлагач, әти-әниегез каршы булса да, күңелегез теләгән һөнәргә укыгансыз, һәм бүген ялгышмавыгызны исбат итеп, үзегезнең уңышларыгыз белән куандырасыз. Әгәр дә улларыгыз Сез теләгән юлдан китмәсә, нишләр идегез?
– Әйе, әнкәй, бигрәк тә әткәй каршы булды әлеге һөнәрне сайлавыма. Ул мине юрист итеп күрергә теләде. Мин аларны аңлыйм, әлбәттә. Ул елларда артистны һөнәргә санамыйча, аларны еш кына “салметдин” булып йөрүчеләр итеп күрәләр иде. Мин, моңа кадәр әткәй-әнкәй сүзеннән чыкмаган, тыңлаучан малай, бу очракта нык тордым. Туймазыда узган “Озын көй” җыр бәйгесендә мине булачак укытучым Галия Мусина күреп алып, Октябрьский музыка колледжында узачак “ачык ишекләр” көненә чакырып, “Килеп кенә кит, соңыннан үзең карасың”, – дигәч, әнкәй белән юлга чыктык. Әлеге уку йортының бинасы ук үзенә тартты. Аның эченә кереп, укытучылар белән сөйләшкәч, бөтенләй гашыйк итте. Алар әнкәйгә: “Әгәр улыгыз Уфага китсә, анда күпләрнең берсе булыр, ә биредә ул беренче булачак. Без аны үстереп бетерербез, җибәрегез үзебезгә!” – диделәр. Әнкәйне эреттеләр, кыскасы. Әткәй дә өч көннән риза булды. Шулай итеп, минем сүз өстен чыкты.Улларым нинди һөнәр сайласа да, без аларга ярдәм итәчәкбез. Ә алар өчен һөнәр сайлау дөрес булмас. Зурысы җырчы булмастыр, ә кечесендә өмет бар. Бәләкәй чагында Салават абый Фәтхетдиновларга кунакка барган идек. Әллә нигә моңача булмаганча көйсезләнде, елады бу. Салават абый белән шундагы сөйләшү истә калган.
– Синең бу малаең җырчы булачак.
– Нигә?
– Күпме кычкыра, тавышы бетми бит һаман!
– Филүс, “Кызыл таң” гимнын җырларга кем тәкъдим итте, әллә үзегезнең шәхсән теләк булдымы?
– Гимнны җырларга гәзит җитәкчелегеннән тәкъдим булды һәм мин шатланып ризалаштым. “Кызыл таң” бик җитди, халыкчан, үткен сүзле генә түгел, бик зур гәзит тә бит әле ул. Балачакта безнең йортка каршы гына картәтәй белән картинәй яши иде. Картәтәйнең ике аягы да йөрми иде, шуңа ул һәрвакыт өйдә. Гаҗәеп кызыклы шәхес иде ул, күп нәрсә белә, кызыклы итеп сөйли, үзенә карата да куя иде. Әткәй-әнкәй көне буена колхоз эшендә, мин һәрвакыт аның янында. Кичтән әткәйнең мине алырга кереп килгәнен күреп калып, “Картәтәй, яшер мине”, – дисәм, ул тиз генә мине “Кызыл таң” белән каплап куя иде. Әткәй күрә инде, ә мин аннан яшерендем дип шатланам. Менә нинди зур гәзит ул “Кызыл таң”!Әйткәндәй, минем хакта иң беренче булып язган гәзит тә ул. Фәрит абый Фаткуллин әле үзем үсмер чакта, бер чыгышымны күреп, гәзитнең беренче битендә язып чыкты. Ул номерда иң хөрмәтле кешеләрнең генә фотосы урнаштырыла торган беренче полоса минеке иде! Шунда кичергән тойгыларны һич онытасым юк.
– Афәрин, Филүс. Кушнаренко районының Яңа Гомәр авылында туып үскән Фәһим улы булдыра ул!
– Рәхмәт! Әткәйнең туган авылында төп йорт та сакланган, артык үзгәртмичә генә яңартылган, төзекләндерелгән. Анда туганнар җыелып тора. Әткәй – тугыз баланың төпчеге, шуңа без бик күпбез. Кайчак икетуганнарның барысын да белеп тә бетермим кебек, өчтуганнар турында сүз дә юк инде.
– Татар халкына шундый моңлы тавышлы ул бүләк иткән өчен әти-әниеңә зур рәхмәт. Ул моң сиңа әтиеңнән күчкән мирас дип уйлыйм, Фәһим дә бик матур жырлый бит.
– Әйе, әткәй матур җырлый, гармунда оста уйный, матур итеп бии дә әле.
– Филүс, Сезгә бүгенге татар җырының моңы, халыкчанлыгы югала барган кебек тоелмыймы? Филүс Каһиров белән бер баскычта торырлык яшь җырчылар бармы?
– Татар җырында да, башкорт җырында да заманча үзгәрешләр сизелә инде, билгеле. Ризалашсаң да, ризалашмасаң да, бу – тормыш агымы.Яшьләргә килгәндә, мин алар белән, жюри әгъзасы буларак, төрле конкурсларда еш очрашып торам. Алар арасында халык җырларын да, эстраданыкын да җиренә җиткереп башкаручылар еш күренә. Шулай булгач, өметсез – шайтан гына…
– Филүс, төп иҗатыгыздан тыш, яшь буын җырчыларын өйрәтү, үстерү буенча эшегез турында ишетеп беләбез. Шул хакта сөйләгез әле.
– Чыннан да, консерваториядә укытам, факультативлар алып барам. Укучыларымда җырга, музыкага дөрес караш, сөю тәрбияләргә тырышам. Әмма бу эш, калганнарыннан аерылып, тулысынча үзеңне шуңа багышлауны таләп итә. Укучыларыңның эшләрен даими күзәтеп барырга, алар тормышы белән яшәргә кирәк. Ә минем гастрольләр графигы тыгыз булу һәм башка эшләр моңа мөмкинлек бирми. Шуңа күрә бу хезмәткә еллар узгач әйләнеп кайтып, аның белән җитдирәк шөгыльләнермен дигән уй бар. Әлегә бер укучым Илгиз Мөхетдиновның укуын да, җырлавын да, тәҗрибә туплавын да күз уңыннан ычкындырмаска була, аны үз төркемемә алдым. Аңа зур өметләр баглыйм.
– Филүс, Сезнең концертларга затлы, зәвыклы, зыялы кешеләр генә йөрүен, халкыбызның күбрәк өлеше “фанера”га җырлаган, тозсыз җырлар тыңлавын милли горурлыгыбызны түбәнсетү дип карамыйсызмы?
– Без эшләгән залларны хезмәтләндерүче кешеләрдән дә еш ишетәбез андый сүзләрне. Чыннан да, тамашачыларыбыз, башка җырчыларныкыннан аермалы буларак, артык күп тә түгелдер, әмма аларның һәрберсе безгә кадерле. Дустым Вадим Захаров әйтмешли, “Халык үз җырчысын таный инде ул…” (Көлә.)Фонограммага килгәндә, аның вакыты узып бара, шөкер. Хәтта җыелма концертларда да сирәк яңгырый алар. Чөнки халык аны элек аңлап бетермәсә, хәзер чын тавыш белән җырлаудан аера башлады. Үз тавышыңа җырламасаң, беттең инде ул. Синең белән, гомумән, җыр сәнгате дә бетәчәк.
– Әгәр дә язмышыгызны Башкортстан сәхнәсе белән бәйләгән булсагыз?..
– Шулай ук, тырышып эшләр идем. Башкортстанда яшәп, зур биеклекләр яулаган җырчылар аз түгел.Туган ягыбызга багышланган җырларны рәхәтләнеп башкарам. Шамил Шәриповның “Башкортстан”, “Башкортстан – газиз туган илем” кебек җырлар бар репертуарымда. Төрле елларда “Илче Гайса”, “Сәлимәкәй”, “Томан”, “Буранбай”, “Таштугай”, “Иске Урал”, “Азамат” кебек башкорт халык җырларын башкардым. Туган ягым белән элемтәләр нык, шөкер.
– Филүс, Юлбарыс елында тугансыз, инде Сезнең елны каршыладык. Ә үзегездә юлбарыс сыйфатлары бармы?
– Юлбарыс кына түгел, Чаян да әле мин! Күпләрне куркуга салган бу икәүдән ни көтәргә инде… Чынында исә, юлбарыс тыныч җанвар бит ул. Аңа артык якын килмәскә, тынычлыгын бозмаска гына кирәк. Мин дә шулай, тимәсәләр, гаҗәеп тынычмын. Ә тисәләр инде…
Яңа Юлбарыс елы безнең барыбызга да тынычлык алып килсен, тормышта килеп туган теләсә нинди хәлдә дә көчле, гайрәтле, акыллы булып калыйк. Якташларга ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, якты максатлар, тугры юлдашлар телим.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-01-15/achuymny-chygarmasalar-minn-n-d-tynych-keshe-yuk-2655602