«Ахирәтем гаиләле иргә кияүгә чыга…»

Ирнең беренче хатыны бу хакта белми икән…

«Бергә эшләгән дус хатын гаиләле ир белән очраша. Яше 50гә җитеп бара инде, үзе ялгыз ул. Миңа моның турында күптән түгел генә сөйләде…

7-8 ел очрашалар икән инде. Бер көнне нык кына тиргәдем мин аны. «Оят түгелме сиңа? Кеше гаиләсен таркатасың. Ялгыз ирләр бетмәгән. Акылыңа кил», — дидем. Ул миңа бер-берсен бик нык яратуларын, аерыла алмауларын әйтте. Атна тирәсе минем белән сөйләшми дә йөрде әле.

Беркөн бу мине никахларына шаһит итеп чакырды. Качып кына никах укытырга булганнар икән. Мөселманнарга дүрт хатын белән яшәргә дә ярый. Ә менә никах өчен шаһитлар кирәк. Апасы улы белән барырга ризалык биргән. Мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Билгеле, ирнең беренче хатыны моның турында белми», — дип язган социаль челтәрләрдә бер хатын.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2022-01-17/ahir-tem-gail-le-irg-kiya-g-chyga-2657229

Бәйле