Казанда исерек хәлдәге шофер балаларны автомобиль багажнигында йөрткән

Балаларда тыш, салонда барлыгы биш олы кеше булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Казанның Мәүлетов урамы һәм Җиңү проспекты чатында бер автомобильне туктаткан. Машинаны тикшергәч, исерек хәлдәге ир-атның дүрт баланы автомобиль багажнигында йөртүе ачыкланган.

Балаларда тыш, салонда барлыгы биш олы кеше булган.

Хәзерге вакытта әлеге хәлнең сәбәпләрен ачыклыйлар.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/17-01-2022/kazanda-iserek-h-ld-ge-shofer-balalarny-avtomobil-bagazhnigynda-y-rtk-n-5847337

Бәйле