Татарстанның атказанган артисты Иркә урманга барып, үзенә илһам җыеп кайтуын сөйләде, балачагы белән бәйге хатирәләр белән уртаклашты.
Ике сәгать урманда йөреп кайттым. Күңелем дә, тәнем дә ял иткәндәй кебек булды. Озак итеп каен, нарат, чыршылар белән сөйләштем! Сагынганмын сине, урманым. Ике ай аз түгел шул… Үзгәргәнсең, тынып калгансың, дәшми генә мине күзәтәсең кебек… Тик алай да нәзек ботакларыңа кунган карларны салмак кына җил уйнатып җиргә сипкәндә җанланасың сыман… Эх, урман, серле урман…
Һәр адымым саен йөземдә елмаю арта гына кебек тоелды бүген! Йөзем, иреннәрем генә түгел, бөтен күңелем белән елмайдым. Рәхәт! Бик рәхәт булды миңа бүген! Әнә шулай тар урман сукмагыннан атладым да атладым. Каршыма килгән бабай да минем сыман елмаюлы күзләре белән миңа карша атлый иде. Үзем дә сизмәстән аңа татарча итеп “Исәнмесез!”, дидем. Чөнки аның адымы, хәрәкәте, башындыгы бүреге, аягындыгы унтые ук “мин татар бабае” дип, кычкырып тора иде. Ул да миңа “Аллага шөкер, балам!” дип, эндәшеп атлавын дәвам итте. Үтеп китте китүен, ә миндә исә мең төрле хатирә уятты.
Унтый. Әтиемнең кадергә генә кия торган аяк киеме бит бу. Туктап, калын имәнгә сөялдем. Әтинең ул кара һәм соры төстә ике пар иде. Соры төсен нәрәткә яисә күрше авылга кар этергә барганда кигәләсә, ә карасын ул ашка гына кия иде. Урындыкка утырып, горурланып, шатланып кия иде ул аны. Мин күзәтеп торам, әти кадерләгән әйбер миңа да кадерле. Унтый иң затлы аяк киемнәре рәтендә кебек тоела. Авылда унтый киючеләр күп иде, тик шулай да, әтием унтый киеп үзәккә барып кайта икән, мин аны һәрвакыт мәктәптән кайтканда 100 эз арасыннан танып ала идем. Ничек инде әти эзен, әти адымын танымыйсың, ди? Ул бит әти адымы, әти эзе. Шул эзне табып, үзәктән өйгә кадәр, әти эзенә басып, күземне жирдән бер секундка алмыйча өйгә ашыга идем. Эзлэр капка төбенә кадәр житкәч, сикерә-сикерә “ура!” дип, кычкыра идем. Димәк, тагын ялгышмадым, димәк, әтием өйдә!
P.S. Рәхмәт, урманым! Елаттың да, елмайттың да, уйландырдың да, хатирәләрне дә яңарттың! – дип яза җырчы Иркә.