Азнакайлар чарасызлыктан нишләргә белми: «Юлларны чистартмыйлар, хастаханәгә кереп булмый» [видео]

-- Лейла

Татарстанның Азнакай районындагы шәһәр тибындагы Актүбә поселогыннан видео-мөрәҗәгать килеп төште.

— Кайчандыр безнең поселокта нефть бик күп чыгарылды, ә хәзер поселокны авылга әйләндерделәр. Ничәнче көнен юлларны чистартмыйлар. Хастаханәләргә кереп булмый. Балалар бакчасы белән мәктәпләр дә шул ук хәлдә, ә йортлар арасындагы ишегалларын әйтеп тә торасы юк. Шалтыраткач, чистартабыз диләр, ди Фирүзә ханым Сәлимова.

Поселокта яшәүчеләргә узган тәүлектә 4 трактор юлларны чистарта дип хәбәр иткәннәр.

Әлеге ханымның сүзләренә караганда әлеге тракторлар күренмәгән.

— Алар шәхси секторларда чистартканнардыр, үзегез аңлыйсыз бит анда чистарту — алар өчен кулайрак.
Эштә кемнәр белән эшлим, барыбыз да аптырашта, бу очракта кемгә мөрәҗәгать итәргә икән, дип мөрәҗәгать итә Фирүзә ханым.

https://www.instagram.com/reel/CY3r9gRlnFH/?utm_source=ig_web_copy_link

Бәйле