Җырчыларга “атказанган” исемен нәрсә өчен бирәләр?

Җәмәгать, минем күңелне күптән бер сорау борчый бит әле. Шушы арада килеп ирешкән яңалыкны ишеткәч, ул тагын да көчәеп, теге күңел дигән нәрсәне кимерә үк башлады. 

Кемнәр белә, аңлатып үтсәгез иде: “Татарстанның атказанган артисты” исемен нәрсә өчен бирәләр ул? Алайса, уңга-сулга өләшеп йөргәч, озакламый миңа да бирерләр кебек тоела башлады. Гәрчә, җырлый белмәсәм дә. Хәер, “атказанган” җырчылар исемлеген карасак, җырлый белү мәҗбүри түгел бугай.
Сәхнәгә менеп җитмәс борын онытыла башлаган җырчыларны кемнәр шулай күтәрә соң? Комиссиядә кемнәр утыра? Үзләрен сандугач дип хис иткән каргаларны шулай олылаган өчен, каршыларына басып, баш иеп “рәхмәт” әйтәсе, юк ла, сүгенәсе килә башлады. 

Кызларга сүгенү килешми дисезме? Мин дә шундый фикердә! Тик эстрада дөньясында “килешми” дип торучылар бармак белән генә санарлык бит, шулай булгач, минем сүгенү дә бик урынлы гына булыр.
“Атказанган” исеме күп очракта моң өчен бирелмәвен аңладык инде. Юкса, теләсә кемгә өләшеп, дәрәҗәсен төшереп бетермәсләр иде. Бәлки фонограммага күбрәк җырлаучыларгадыр? Әллә биючеләре дәртлерәк хәрәкәтләнгәннәргәме?

Эстрадада җырчылар бик күп дибез. Мондый темплар белән барса, барысы да “атказанган” булып куяр әле. Аннары шуларга “халык артисты” исемен дә өләшә башларлар, боерган булса. Башка өлкә хезмәткәрләрен йә бөтенләй күрмиләр, йә үлгәч кенә кадерен белә башлыйлар. Булмый болай! Иртәгедән мин дә җырчы булам! Бераз сәхнәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен генә искә төшереп җибәрегез дә. Фонограммага туры китереп авыз ачарга; күкрәкләрне мөмкин кадәр күбрәк күрсәтергә; киемнең бер ягын тектереп бетермәскә; әле генә психиатрия хастаханәсеннән качкан пациент кебек әрле-бирле йөрергә, теләсә-нәрсә кычкырырга; биючеләрдән уздырырга тырышып биергә… Болай да карлыккан әтәч тавышы килгән җырлаучылар шулай күп сикереп ничек җырлый алалардыр – монысын үзем җырлап карагач язармын инде. Иң мөһиме – тамашачылар тавышыңа игътибар итәргә онытсыннар өчен кулдан килгәннең барын да эшләргә кирәк. Тик бер проблема бар: сәхнәгә менәр өчен акча каян табарга? Шундый талантлы моң ияләре күләгәдә калганда, такмак әйтүчеләрне үтүк тә күрсәтә башласын өчен шактый акча кирәк шул…

Соңгы елларда кемнәргә “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелде? Барлып алыйк әле.

2022 ел. Алинә Сафиуллина. Моның өчен “Елның иң көтелмәгән вакыйгасы” исемен дә өстәп бирер идем әле. 

–16 елдан артык сәхнәдә иҗат итәм. Иҗатымны шулай югары бәяләгәннәре өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм тамашачыма рәхмәтемне белдерәм. Бу хәбәргә иң сөенгәне әнием булды, ул бу хакта бик хыялланды, – дигән Алинә үзе.

Хәзер “атказанган” исемен эшләгән елларга карап бирәләрме әллә? Алайса нигә башка өлкәләрдә 30 ел эшләп тә, бернинди исем, бүләкләр тапшырмыйлар? Әйдәгез, хезмәт кенәгәләрен ачып, барыбыз да эш стажын саныйк әле. Абый-апалар, кимү тәртибендә “атказанган” исеменә чиратка басыгыз… Әллә соң Алинәнең әнисен кызганып биргәннәрме? Бик көтте, дигән бит.

2021 ел. Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Илсөя Бәдертдинова, Илназ Сафиуллин. 

Монда сүз әрәм итеп, шәрехләп торасы килми хәтта. Әйтми дә кала алмыйм. Вакытлы матбугат сайты хәбәр итүенчә, Илназ Сафиуллинга “Татарстанның атказанган артисты” исемен музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен биргәннәр. Ничек итеп үстерде икән ул аны? Шигырьгә якын да тормаган текстлар языпмы? Гитара тотып җырлапмы? Исем алу уңаеннан, артист инстаграм сәхифәсендә язма урнаштырган булган. Шунда ул укучыларына “Ничек уйлыйсыз, мин моңа лаекмы?” дип мөрәҗәгать иткән. Ә син, Илназ, үзең ничек уйлыйсың соң?

Рифат Зарипов исемен ишеткәч, уйга калдым: җырлавы өчен биргәннәрме, әллә мәзәкләр сөйләгәне өченме? Шәхсән үзем, “Кычыткан чыпчыгы”н зурлап аерым бер җыр багышлаганы өчен мактау кәгазен бирер идем.

Илсөя Бәдретдинова “Болгар радиосы”на кунакка килгәч: “Нишлим мин ул атказанган исеме белән. Әле уйлап йөрим, бирсәләр, алмасаң да матур түгел, ул бит дәүләт бүләге, алсаң да… Ә мондый премияләр (“Болгар радиосы” премиясе – Ред.) күңелемә якын. Монда бирегез дип сорап йөрергә кирәкми, документ җыярга кирәкми, мин җырчы, бирегез инде дип исбат итәргә кирәкми. Монда сез үзегез күреп, лаеклы дип табып бирәсез. Шунысы күңелгә бик рәхәт”, – дип сөйләгән иде. Нишләргә кирәген уйлап тапкан, күрәсең. Алгач “Просто рәхмәт!” дип сүзен кыска тоткан Бәдретдинова. Ике сүзле җөмләнең икесен дә татарча әйтә алмагач инде…

Әнвәр Нургалиев исә Татарстанда күптән түгел күренә башлады. Башкортстанның атказанган һәм халык артисты ул. Бәлки Татарстанга әлегә ашыкмаска кирәк булгандыр? Күрше республикадан калышмас өчен генә бирелгән ахры дигән фикер туа алайса.

2020 ел. Илнар Миранов, Данир Сабиров, Мәүлидә Мортазина.

Күп кеше Илнар Миранов дигән җырчы барлыгын аңа 2020 елда “Татарстанның атказанган артисты” исеме бирелгәч кенә белде. “Атказанган” сүзе үзе үк “исеме танылган” дигәнне аңлата түгелме соң? Карагыз, нинди каршылык туа.

– Бу яңалык минем өчен көтелмәгән булды. Узган атнада миңа бу хакта хәбәр иткәннәр иде. Иҗатымны, эшчәнлегемне бәяли белгәннәре өчен рәхмәт. Бу исемне алу мине илһамландырды. Исем алдым да туктап калдым, дигән сүзләр минем турыда түгел, – дип әйткән Илнар Миранов.

Бу, дөресен әйткәндә, җырчы егет өчен түгел, ә халык өчен көтелмәгән яңалык булды. Кешеләр ризасызлык белдереп, укытучысы Винера Ганиевага инстаграмда тискәре комментарийлар яудыра башлагач, Винера ханым шәрехләмәләрне яшереп, үзе язма элде. “Илнарның талантын күргән, ишеткән тамашачыларга, чын сәнгатьне аңлаганнарга рәхмәт. Илнар 10 ел укыган, тырышкан, чын профессионал булырга омтылган. Мондый омтылыш хөрмәткә генә лаек! Бик тыйнак, акыллы егет! Мин хәзер аның әнисе урынына. Илнарга карата авыр сүзләрегезне кабул итмим. Аны беркем белән дә чагыштырырга кирәк түгел!” – дигән Винера ханым. 

Бу сүзләрдән соң, берәү калдырган комментарийны гына искә төшереп үтәсе килә: “Балакаем, синең нинди хезмәтеңне кем бәяләде икән, кайда күренгәнең бар соң? Винера апаң бәяләгән бит инде, булган, заллар тутырып тамашачылар җыйганың бармы? Ун ел булса да менә алар зурласын, шунда булыр иде кешечә”.

Данир Сабировка атказанган исеме бирелгәч язылган комментарийлардан: “Молодец, күп сикердең, балакай. Сиңа күптән кирәк иде. Сиңа Галкин кебек сөйләп йөрү генә бара. Җырларга тырышма. “Мондый исемнәр бирергә иртәрәк түгелме?” “Бөтен кешегә атказанганны рәттән бирәләр?”

Мәүлидә Мортазина исеме билгеле бер даирәгә генә таныш булган. Әле ярый, атказанган исеме тапшырылды. Юкса, аның автор-башкаручы, режиссер, сценарийлар авторы һәм Илсур Мортазаның хатыны икәнлеген күпләр байтак еллар белмичә йөргән булыр иде.

Азалия Зиннәт... Исемен әйтүгә үк бар көчкә кул чабасы килә башладымы? Юк дияргә ашыкмагыз әле. 2019 елда ук “Татарстанның атказанган артисты” исемен алган кешенең иҗатын бәяләмәү килешми. Аның кебек “Барсигым минем! Р-р-р” дип ырылдау бөтен кешенең дә хәленнән килми.

Шул ук елны Айдар Тимербаевны да бүләкләгәннәр. Күп җырларга көй язган кешегә ни өчен башка исем түгел, ә “атказанган артист”ны биргәннәр? Монысы аңлашылмый. Бәлки “атказанган мәдәният хезмәткәре” кирәк булгандыр? Гөлназ Сәфәровага да алдарак әйтеп киткән мактаулы исемне тапшырып, аннан “артист” ясап куюлары гаҗәп.

Ә менә Газинур Фарукшинны 60 яшендә генә зурлаганнар. Анда да юбилей уңаеннан гына искә төшермәделәрме икән дигән шик туа. Бәлки Газинур абыйга Салават Фәтхетдинов яки Винера Ганиева канаты астында тагын бер кат укып чыгарга кирәк булгандыр? Тормыш күрсәткәнчә, аларның укучылары исем алуда өлгеррәк бит. Данир Сабиров, Рифат Зарипов – Салават Зәки улында белем алган булса, Илнар Миранов, Илназ Сафиуллин, Алинә Сафиуллина – Винера Әхәт кызында. Бу әле минем күзгә чалынганнары гына.

Мөгаен, мәдәният министры Ирада Әюпова исемнәргә иң юмарт министр буларак тарихка кереп калыр. “Мактаулы исем – дәүләтнең артистларны бүләкли ала торган мөмкинлеге”, – дигән иде ул бервакыт.
Язасы килгән сүзләр күп. “Атказанган артистлар” тагын да күбрәк… Туктап торыйм, булмаса.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/yrchylarga-atkazangan-isemen-nrs-chen-birlr

Бәйле