Гөлназ Закирова: «Авторлар әтинең музыкасын «урлый»

Танылган композитор Илгиз Закировның кызы, җырчы һәм композитор Гөлназ Закирова үзен борчыган актуаль теманы күтәрде. “Үзем автор буларак, бу сүзләр үземә дә кисәтү булсын”, — ди Гөлназ.

“Моны языр алдыннан озак уйладым, чөнки татар эстрадасындагы конфликтлар, гайбәтләрдән читтә торырга тырышам. Сүз минем әтием, Илгиз Закиров иҗат иткән җыр көйләре турында барачак. Соңгы арада еш кына аның музыкасын башка авторлар актив куллана башлады. Я тулаем куплет, я тулаем кушымта «урлана».

Бөтен җырлар турында язмыйм, 1-2 тапкыр җырланып онытылганнарын, үзләре өчен генә иҗат ителгән җырлар күздә тотылмый. Сүз танылып, халык күңелләренә кергәннәре турында бара… Алар турында инде ишетмәдем, күрмәдем дип әйтеп булмый бит! Видеоларда 3 мисал, болары мин ишеткәннәре генә… Әйе, Мурат Гайсин көемне үзгәрттем дип хәбәр бирде, анысы сөендерде, әлбәттә… Калганнарын, үзегез ишетәсез. Җырчыларын hәм авторларны хөрмәт иткәнгә күрә, исемнәрен язып тормыйм.

Әйе, музыкаль мөмкинлекләр дә чикле, җырчылар да көн саен яңа хитлар белән халыкның игътибарын җәлеп итеп торырга мәҗбүр. Ләкин гармониясе охшаган икән, мелодияны, ритмны үзгәрт, ә иң яхшысы — фантазияңны киңәйт, чөнки музыканың мөмкинлекләре бик зур! Җырчылар да репертуар сайлаганда, игътибарлырак булсын иде! Сез бит профессионаллар, авторларга киңәшегезне бирегез.
Шигърият дөньясында да андый проблемалар бар, беләм. Сөендерми бит…” — дип язган Гөлназ Закирова.

Гөлназның фикере белән килешәсезме, дуслар?

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/glnaz-zakirova-avtorlar-tine-muzykasyn-urlyylar

Бәйле