Утыз елдан соң кайнатам кайтып керде…

Кайнанам аркасын бирде, ә мин аны беренче күрүем. Нишләргә?

Яшәештә гасырлар буена сыналган кагыйдәләр бар: «коега төкермә — суын эчәрсең», «яшьлегеңдә ни — картлыгыңда шул», «күз яше җирдә дә кипми»… Аларның дөреслеген беләбез дә кебек, әмма күпләребез, бу миңа кагылмаячак, дигән ышаныч белән коега да төкерә, артын-алдын белми типтерә, хыялында күз яшьләрен дә киптерә… Баксаң, бу дөнья буйлап таралган галәмәт икән.

Италиядә яшәүче Уфа кызы Алия Перозино гәзит укучыларга таныш инде, аның язмалары моңа кадәр дә безнең сайтта дөнья күрде. Шушы көннәрдә без аның белән янә хәлләр белештек. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:

— Минем ирем әнисе тәрбиясендә үскән, ул кечкенә чакта әтисе башка хатынга чыгып киткән. Бу хәлне малай вакытта бик авыр кичергәнен сөйләгән иде, әтисен сагынып аның яңа гаиләсенә дә баргалаган. Әмма анда аның икенче хатынының уллары караңгы йөз күрсәткәч, бармас булган, шуның белән аралашу да туктаган. Итальян әниләре улларын аеруча нык ярата, курчалый, ул да ана назында үскән. Әмма әтисен сагынудан туктамаган.

Күптән түгел кинодагы кебек бер вакыйга булды. Ишек кыңгыравы шалтырады. Ачтым. Анда чемодан тоткан, моңа кадәр миңа таныш булмаган бер бабай басып тора. Аның артына тәмәкесен дә сүндермәгән ханым килеп басты, «Бу синең туганың, хәзер аны карау синең өстә», — диде дә, борылып китеп барды. Текәлебрәк карагач, аның иремә охшаганлыгын, кем булырга мөмкинлеген чамаладым һәм өйгә чакырдым.

Кайнатам чемоданын куйгач та, «Мин озакка түгел, сез якын-тирәдә йорт арендаларга гына ярдәм итегез!», — диде. Аның бик начар ишетүе һәм бөтенләй диярлек күрмәве ачыкланды.

Ирем кайткач, аның кичерешләрен тасвирларга сүз табалырмынмы икән… Кыскасы, без аның теләге белән йортын да, ул теләгән караучы Наташасын да таптык. Әмма аны күчерәсе көнне мин моңа каршы килдем. Әтисе белән бергә булган бу көннәрдә иремнең нинди бәхетле булуын күрсәгез икән! Ул бит аны 30 ел көткән! Шулай итеп, биатам бездә яшәргә калды. Менә әле дә каршымда диванда өч Перозино утыра — биатам, ирем, улым. Безнекеләр барысы да өйдә!»

Бу «кино»ның азагы бәхетле. Әмма Алияләр бөтен «әти»ләргә дә җитәме икән? Уйланырга урын бар.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-01-20/utyz-eldan-so-kaynatam-kaytyp-kerde-2661558

Бәйле