Махсус ковид йоктырган һәм үлгән

Җырчы коронавирус белән авырганлыгы турындагы сертификат алу өчен вирусны махсус эләктергән.

Коронавируска каршы вакцина ясатырга теләмәгән чех җырчысы Ханка Хорка вирусны махсус йоктырып, шуның белән үзендә авыруга каршы иммунитет булдырырга теләгән. Аңа 57 яшь булган.

Кафе, ресторан, кеше күп йөри торган чараларга эләгү һәм сәяхәт итәр өчен прививка ясату турындагы сертификат кирәк. Әмма ковид белән авырсаң, антитәнчекләр барлыкка килә һәм вакцина ясатмыйча да була дип, җырчы да шул юлны сайлаган. Прививка ясатып та коронавирус белән авырган улы һәм иреннән ул вирус эләктерергә тырышкан.

Үләренә ике көн кала, “мин исән калдым, бик авыр булды, театр, сауна, концерт, исәнме…” дип язган ул. Хәл кергәч, урамга йөрергә чыккан, тик аркасы авырткач өйгә кайткан да яткан җирендә үлгән. Җырчының улы, вакцина кадатканчы, авыруны өстен күрде, дигән аның турында улы.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/makhsus-kovid-yoktyrgan-bilgele-yrchy-lgn

Бәйле