Айгөл Сагынбаева: «Алты ел вакыт – бик зур сынау булды»

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айгөл Сагынбаева моннан нәкъ 20 ел элек татар тамашачысының күңелен яулап алды. Аның “Бер кайтырмын туган якка” җыры барлык радио-телевидениеләрдә яңгырады. Бүген кайда ул моңлы тавышлы Айгөл Сагынбаева?

– Айгөл ничек яшәп ятасыз?

– Бүген Уфада яшибез. Гаиләбездә өч бала: олы кызыбызга – 14, уртанчы кызыбызга – 8, төпчек улыбызга 2 яшь. Кызлар мәктәпкә йөри, ә улыбызны әлегә балалар бакчасына бирмәдек. Соңгы арада еш кына авырырга туры килде, шуңа баланы бакчага бирергә ашыкмыйбыз, бу эшне язга калдырдык. Кызлар төрле түгәрәкләргә йөри. Уртанчы кызыбыз түгәрәкләрне аеруча ярата, үзен бар яктан сынап карарга тели. Үзем дә кечкенә вакытта мәктәптәге бөтен түгәрәкләргә йөри идем, кайберләрен әти белән әни белми дә кала иде.

– Айгөл, Казанда сине шундый яраттылар…

– Остазым Салават Зәкиевичка бик рәхмәтле, чөнки ул мине Уфадан Казанга чакыртып алды. Моннан 20 ел элек Салават Зәкиевич Казан дәүләт мәдәният университетында үзенең кафедрасын ачты һәм шунда укый башладым. Шул елны, төгәлрәк әйтсәк, 2002 елның 8 августында “Бер кайтырмын туган якка” җыры белән Казан тамашачысы алдына профессиональ сәхнәгә аяк бастым. Татарстанның төрле район-авылларында Сабан туйларында чыгыш ясаган вакытларны әле дә сагынып искә алам. Татарстан тамашачысына бик рәхмәтле мин.

– Казанга килгәндә, татар телен бөтенләй белмәгәнсең икән?

– Казанда укырга кергәндә, барлык имтиханнарны башкорт телендә тапшырдым. Мәрхүм Шамил Зиннурович: “Бу кыздан җырчы чыгар микән, бер дә татарча белми бит”, – дигән. Салават Зәкиевич аңа: “Өйрәнер”, – дип җавап биргән. Ике ай дигәндә, татар телен үзләштердем. Дөрес, 100 процент чиста сөйләшә алам димим. Иң кызыгы укуны тәмамлаганда булды: дәүләт имтиханында татар телендә спектакльләрдән өзекләр күрсәттек. Имтиханнан соң Шамил Зиннурович килеп кулымны кысты да: “Айгөл, бик матур уйнадың. Әйдә, безгә Камал театрына эшкә кил, безгә җырчы-актрисалар бик кирәк”, – диде. Максатыма ирешү шушыдыр инде, дип уйлап куйдым. Миңа татар теле дә, башкорт теле дә бик якын. Башкорт теле – туган телем, әти-әнием теле. Ә инде татар теле – миңа югары белем биргән тел. Балалар да ике телдә дә сөйләшә.

– Ни өчен Казанда калмадың?

– Казанда 10 ел яшәдек. 2011 елда Башкорт дәүләт филармониясенә эшкә урнаштым, чөнки рәсми эш урыны кирәк иде. Казанда яшәгән вакытта да Уфага кайтып, филармония концертларында чыгыш ясадым. Беренче ирем белән 2012 елда аерылышырга туры килде. Шуннан соң Уфага кайттым. Эшем дә биредә, әти-әнием дә Уфага якынрак иде. Әтиемнең бертуган апасы Роза апам баламны карарга ярдәм итте. 2013 елда икенче тапкыр кияүгә чыктым. Иремнең эше Уфада булу сәбәпле, шушы шәһәрдә ныклап төпләндек.

– Беренче ирең белән 6 ел яшәгәннән соң аерылышкансыз. Гаиләгез ни сәбәпле таркалды?

– Алты ел вакыт – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бик зур сынау булды. Һәрхәлдә хәзер шулай дип карыйм. Нәрсә генә күрергә туры килмәде. Ул сынаулы елларга рәхмәтле мин, чөнки тормыш мине чыныктырды. Аерылышуыбызның төп сәбәбе – олы кызымның әтисе алты ел буе беркайда да эшләмәде. Мин аңа һәрвакыт: “Әйдә, эшкә урнаш инде, әгәр концертларым булмаса, түләүләрне ничек түләрбез?” – дип әйтә идем. Әмма ул моңа бик җиңел карады. “Аерылышам”, – дигәч тә: “Бала белән кемгә кирәк син?” – диде.

– Кызың әтисе белән аралашамы?

– Әтисе, дәү әнисе һәм дәү әтисе белән дә аралаша. Аның туганнары белән үзем дә яхшы мөнәсәбәттә, әмма әтисе белән аралашмыйбыз. Мин каршы булмасам да, ул үзе аралашырга теләмәде.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/aygl-sagynbaeva-alty-el-vakyt-bik-zur-synau-buldy

Бәйле