“Миңа беренче рюмканы ирем бирде»

Аны бик чирканып кына эчеп куйдым….

Икенчесен сузды, анысын яртылаш кына эчалдым. Бу вакытта миңа 25 яшь иде. Илгә “кризис” дигән афәт ябырылгач, ул эчүгә сабышты. Кибеттә генә түгел, урмадагы киоскларда да аракы саталар. Икмәккә акча булмаса да, аракыга табыла. Иргә азрак калсын, эшкә баралсын, махмырдан җәфаланмасын дип, үзем дә ярыйсы гына эчә башладым. Берничә елдан аракы сазлыгында идем инде. Бу хәлне башкалардан яшереп маташтым, яшерә алмый башлагач, гарьләнеп яшәлде. Якыннарыңны утка салуыңны белү аеруча кыен.

Ниһаять, котылдым аракы сөременнән. Кара болыт арасыннан кояш чыктымени! Иртән уянганда баш авыртамы икән, юкмы, дип күз ачарга куркасы юк – торасың да эшкә йөгерәсең. Транспортта авыз капламыйсың, хезмәттәшләрең белән курыкмыйча исәнләшәсең. Кичтән җитәр-җитмәс акчаңа икмәк-сөт янына “ярты” кыстырасы юк. Өйдәгеләргә кичке ашны ни җитте генә әзерләмисең, төрләндерәсең, уйлап чыгарасың. Атнасына бер юылган идән, төсләре тоныкланган савыт саба, тастымаллар күзгә күренеп чистарды, иртәгә киеләсе киемнәр кичтән үк әзерләнеп куела башлады. Болары көнкүрештәге “яңалыклар”. Ә күңел халәте?! Дөнья шулкадәр матур, син шундый көчле, акыллы, шат күңелле! Аракысыз да табыннарда утырырга, күңел ачарга була икән. Баштарак сәерсенеп карасалар да, барысы да тиз күнегә, кыстамый башлыйлар. Эчкән чакта әйләнә тирәдә гел салмыш кешеләр иде, хәзер алар сирәйгәннән-сирәгәя. Күпләр сиңа иярәеп кенә эчкән икән, хәзер алар да аек. Кайчандыр тешен кысып кына түзгән балалар белән сөйләшеп сүз бетми, эчмә, әни, дип җанны телгәләүче юк…

Ә күпме акча янга кала?! Юк, иптәшләр, аек тормышымны башкага алмаштырасым юк!

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2022-01-21/mi-a-berenche-ryumkany-irem-birde-2663368

Бәйле