Хач манырга суга сикергән хатын судан кире чыкмаган…

Боз эремичә, мәетен табу мөмкин булмаячак, диләр…

Ленинград өлкәсендә хач ману бәйрәме коточкыч фаҗига белән тәмамланган. 40 яшьлек хатын балалары, ире һәм дус кызы белән Оредеж елгасына изге гадәтне башкарырга килгәннәр. Хәбәрләргә караганда, елгадагы бәке рәсми рәвештә теркәлмәгән була. Хатын чукынгач та, бәкегә «бомбочка рәвешендә сикерә. Әмма кире чыкмый, елга агымы аны агызып китә. Әлеге хәл балаларының күз алдында була. Ире водолазлар да чакыра, берничә сәгать эзләүгә карамастан, хатынның гәүдәсен таба алмыйлар. Боз эремичә, мәетен табу мөмкин булмаячак, диләр…

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/kotochkych-khach-manyrga-suga-sikergn-khatyn-sudan-kire-chykmagan

Бәйле