Җәвит Шакиров: «Әти 2се туган көне, пускай бәйрәм булсын! – диеп язып кайткан!»

Җырчы Җәвит Шакиров үзенең туган көне турында кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Җәвит Шакиров, артист: 

— Хәерле көн, дуслар!
Менә бүген шушы сезгә карап торган кешенең паспорт буенча туган көне! Ә бит миңа барыбер 5 декабрь якынрак! Мич артында гына тугангадырмы, кендек әбинең (күршедә генә иде) – классташым Хәтипнең дәү әнисе, бөтен авылга бер кендек әбисе – кендегемне кискәнгәме, авылның главврачы Ягъдә апа (урыннары оҗмахта булсын) минем дөньяга килүемә зууууур өлеш керткәнгәме – 5 декабрь барыбер якынрак!
Паспортка 2.01.62 дип язылу болайрак. Әткәй күрше авыл Коты сельсоветына барып – әлбәттә инде, Яңа елдан соң, ара шактый ерак булганлыктан, вакыты да булмагандыр, бәлки – вот, метрикәгә яздырып кайткан.
– Нигә шулай яздырдың? – дип сорагач:
– Улым 31 декабрьдә ял итсен,1се Яңа ел тоже ял, 2се туган көне, пускай бәйрәм булсын! – диеп шулай эшләгән! Вәт! 

Чыганак: http://shahrichalli.ru/news/ni-khllrd/vit-shakirov-ti-2se-tugan-kne-puskay-byrm-bulsyn-diep-yazyp-kaytkan

Бәйле