Гөлдания Хәйруллина: «Малай көткән идем…»

Бүген Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина гаиләсендә бәйрәм – бердәнбер кызы Лилиянең туган көне. Бу уңайдан Гөлдания ханым әни булган көнен хәтерендә яңартты.

“Бүген минем кызымның, Рөстәм белән безнең мәхәббәт җимешебез — Лилиямнең туган көне! Элек УЗИлар юк иде бит, кызмы, малаймы икәнен тугач кына беләләр иде. Апаларның да, абыйларның да икешәр малай булгач, минеке дә малай буладыр дип йөргән идем инде.

Врачлар: «Сама такая маленькая, большую девочку родила,» — диделәр. 24.01. 9 сәгать 20 минут 4.100.кг. 51см. булып дөньяга килде, Аллага шөкер!Реклама

Кызым, туган көнең белән котлыйм сине! Тормышыңда барысы да яхшы булсын! Сәламәт булып, күңелең тыныч булып, иҗатта кайнап, хыялларың тормышка ашып, үзеңнең куйган максатларыңа ирешеп яшәргә язсын! Бәхетле бул, балам! Мин сине яратам!” — дип язган Гөлдания ханым.

Без дә Лилияне котлыйбыз, сәламәтлек, бәхет телибез! 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/gldaniya-khyrullina-malay-ktkn-idem

Бәйле