Җырчы Максимга яңа үпкә таләп ителүе бар

Танылган җырчы озак вакыт ковид белән каты авырткан иде.

38 яшьлек җырчы Максим июнь аенда коронавирус белән каты авырткан иде. Ул озак вакыт хастаханәдә ятты. Табиблар аны теше дөньядан диярлек тартып чыгарды. 

Хәзер җырчы реабилитация уза, акрынлап рәткә килә. Әмма аның сәхнәгә кайтуы хакында сүз булырга мөмкин түгел. Ул күбрәк вакытын гаиләсе, баласы белән уздыра. 

Табиблар Максимга үпкәләр трансплантациясе ясарга киңәш иткән. 

«Аның үпкә тукымалары бик аз күләмдә калган. Күп өлеше һава ала алмый. Табиблар аңа үпкә күчереп утыртырга киңәш итә, чөнки таркалган тукымаларны инде торгызып булмый»,- дигән җырчының танышлары.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/yrchy-maksimga-yaa-pk-talp-itele-bar

Бәйле