Блогер Татар малай язылучылары белән кызын караган

-- Лейла

Татар малай тормыш иптәше һәм кызы турында Инстаграмга пост куйды.

Ринат Галиәхмәтов, блогер: 

— Пост язарга булдым әле. Ике көн Сәфинә белән сторислар керттем. Икәү өйдә калган идек. Бик күп комментарий яздыгыз, сторисларда просмотрлар 20 меңгә җитте, мине мактадыгыз. Сезнең белән бергәләп ике көн Сәфинәне карадык инде! Дөресен әйткәндә, мактанырлык бер эш тә эшләмәдем мин.

Беренчедән, мин кечкенәдән үк балалар яратам, алар да мине ярата, ничә яшь булса да, уртак тел таба беләм. Икенчедән, тыныч, тыйнак, елак бала булмаса, бөтен ир кеше карый ала. Өченчедән, көне буе бала белән булу җиңел эш түгел икәнен аңладым. Әле уйлап куйдым менә, декрет ялын ни өчен биргәннәрен. Дүртенчедән, әнисе ашарларга пешереп, киемнәрен әзерләп куйган иде инде. Мин бары тик ашатып, киемнәрен пычратып яттым. Бишенчедән, көн эчендә төрле-төрле эшләр эшләдек, урамга, кибеткә, кунакка, подъездда йөрдек. Өйдә бүлмәдән бүлмәгә уенчыклар ташыдык, качышлы уйнадык, су коендык. Русча әйтмешли, разнообразие булгач, бала тик утырмый, сагынырга вакыты җитми. Шул, кичләрен генә ишеккә карап, Илүзәнең киемнәрен өстерәп йөрде. Алтынчыдан, ир кешегә теләк кенә кирәк. Күп очракта без эштән кайтабыз да:
– Нәрсә ашарга?
– Нигә бүлмәләр җыештырылмаган?
– Аның ашыйсы килә бугай!
– Кәкә итте бугай!
– Йоклыйсы килә бугай!
– Нишләп вакытында киемнәр юылмады?!
– Үзең киендер әле!
– Хатын, хатын, хатын, хатын…
Ә бит аны без барысын да үзебез, әйтмичә эшли алабыз. Янәсе, эштән кайттык, акча эшләдек, хәзер мин өйдә ял итәм… 
Тагын бер язам, ир кешенең бала караганда бер мактанырлык нәрсәсе дә юк. Бары тик хатынын аңлый белү һәм аны хөрмәт итүе аңлашыла. Сторисларны күп очракта Илүзәмә төшердем, аның күңеле тыныч булсын дип.

P.S. Ял иттерегез хатыннарыгызны! Аннары, минем чират бит, дип әйтегез!

Чыганак: http://shahrichalli.ru/

Бәйле