Вәсилә Фәттахованың гомере 2016 елда 36 яшендә өзелде.  

Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз тормыш иптәше истәлегенә концерт оештырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Вәсилә — Башкортстан һәм Татарстанның милли эстрадасында төп җырчыларның берсе иде. Җырчыны ике республиканың барлык почмакларында, хәтта аннан читтә дә беләләр һәм яраталар. Вәсилә Фәттахованың төп хиты — «Туган як» җыры. Аның тагы да бик күп матур җырлары бар. Кызганычка каршы, җырчының гомере 2016 елның 26 гыйнварында, бала табудан соң өзлегүләр аркасында, фаҗигале төстә өзелде. Аңа нибары 36 яшь иде.

Җырчының ире Илгиз Әбдрәкыйпов хатыны турындагы истәлекне кадерләп саклый. Ел саен аның вафатына ел тулган көннәрдә ул Вәсилә истәлегенә концертлар оештыра. Бу эштә аңа күпсанлы дуслары ярдәм итә.

— Хөрмәтле дуслар һәм партнерлар, сезгә концертларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Рәхмәт сезгә, — дип язган Илгиз социаль челтәрләрдә.

Хатынының якты истәлегенә багышлап, Илгиз Әбдрәкыйпов «Вәсилә Фәттахова. Туган як» дип аталган бүләк — истәлек җыелмасы әзерләгән.

Анда Вәсилә Фәттахованың бөтен җырларыннан торган җыентык, башкорт балы һәм шифалы үләннәрдән торган башкорт чәе урын алган. Теләүчеләргә аны концертлар вакытында алу мөмкинлеге булды. Флеш-USB-га Вәсилә Фәттахованың үзе башкарган 63 җыры кергән.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2022-01-26/v-sil-sez-alty-el-2668395

Бәйле