Ни өчен ковид балаларга ябышты?

Иммунолог Владислав Жемчугов фикеренчә, балаларның коронавирус белән еш авыруы аларның вакцина ясатмавы белән бәйле.

“Коронавирус белән күбрәк балалар авырта, чөнки өлкәннәр вакцина ясатты, аларның коллектив иммунитеты бар. Балалар – Җир шарында вакцина ясатмаган бердәнбер контингент. Шуңа күрә ковид балаларга ябыша да инде”, — ди белгеч.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта, көчсез иммунитетлы балаларга прививка ясатырга кирәк. “Гадәттә, әйбәт иммунитетлы балалар ковид белән чирләми, яки аны җиңел кичерә”, — ди Жемчугов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанга 12-17 яшьлек балалар өчен “Спутник М” вакцинасы кайтарылды. Прививкаларны инде бүген ясый башладылар. Әлеге препарат ике компоненттан тора, икенчесе 21 көннән соң ясала.  

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/ni-chen-kovid-balalarga-yabyshty

Бәйле