- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Бүген Белорет районы трассасында үлем очрагы теркәлгән.
Республика ЮХХДИ мәгълүматларына караганда, иртән Уфа – Инҗәр – Белорет трассасының 208нче чакрымында «Шевроле Нива» автомобиле бәлагә тарыган. Руль артында – 70 яшьлек ир, пассажир утыргычында 32 яшьлек хатын булган.
Бер мизгелдә автомобиль салоны ишеге ачылып киткән һәм пассажир кыз машина барышында егылып төшкән.
“Алынган җәрәхәтләрдән хатын ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үлгән”, – ди юл инспекторлары.
Кайбер чыганаклар буенча, хатын үзе, каешын ычкындырып, ишекне ачкан һәм юлга сикергән. Ул спиртлы эчемлекләр кулланган булган.
Бу хәл тикшерелә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2022-01-27/yulda-barganda-mashinadan-t-shep-kalgan-2670251
–
–