Татарстанда коронавирус буенча чираттагы антирекорд куелды

Татарстанда бер тәүлектә коронавирусның 412 яңа очрагы теркәлгән. Бу –  пандемия башланганнан соң республикада теркәлгән рекордлы күрсәткеч.

«2022 елның беренче атнасында күзәтелгән артуның дәвам итүен күрәбез. Беренче атнада ул 8 процентка артты, икенче атнада тагын 15 процентка һәм узганында 74,8 проценттан күбрәккә артты», – дип белдерде  Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Үсү дәвам итәчәк, авыручылар саны артачак», –  дип өстәде спикер.

2022 елның 28 гыйнварына пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 47 030 очрагы рәсми расланган.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/01/73423/

Бәйле