Блогерлар Галям апа белән Иршат Нәбиев: кем җиңәр?

-- Лейла

Бу арада Инстаграм халкы Татарстан һәм Башкортостанның ике танылган блогерын кызыксынып күзәтә. «Ее Величество Галям апа» белән ирле-хатынлы Юлия һәм Иршат Нәбиевалар бер-берсенә баттл игълан итеп, төрле биремнәрдә тапкырлыгын, җитезлеген сыный. Гадәттә, блогерлар кыланып, булмастайны булдырып, мөмкин кадәр үзләренә халык игътибарын җәлеп итергә ярата. Бу юлы да искәрмә түгел.

Балыкчы һәм супермен маҗаралары 

Иң элек Галям апа Нәбиевларга кушкан урынга ике сәгать эчендә килеп җитәргә, үзләре белән семга (сөмбаш) яки лосось (сөләйман) балыгы алып килергә кушты. Кемдер (…) өйдә генә утырыр иде дә соң… Тик блогерлар түгел. Юл буе кибетләргә туктап, барып җиткәндә генә тиешле балыкны табып, нәкъ вакыты дигәндә Галям апа кушкан авылга (анда аның туганы тора) барып та керделәр Нәбиевлар. 

Икенче бирем инде Иршаттан иде. Ул балык тоту җайланмалары, махсус киемнәр сатып алып, Актаныш районының Әнәк авылы янындагы Ык елгасыннан 3 кг балык тотарга кушты. Бу биремне, аеруча кышын, тәҗрибәле балыкчылар да җиңел генә үти алмас иде, мөгаен. Каптырырсың болай гына, көт! Кармакны кибеттән сатып алганда гына тотып караган кеше бит ул Галям апабыз. Әмма блогер заты авырлыкның йөзенә кычкырып көлә торган халык бит ул. Галям апа да бар шартларын туры китереп, бәкегә кармак салды. (Хәтерлисездер, кайчандыр ватсапта, авылга кайтып, бәрәңге алганда бозылып беткән маникюрын жәлләп утырган шәһәр кызы видеосы йөргән иде. Галям апа менә шул ханым инде ул.)

Өченче биремне Галям апа балыктан өшеп, интегеп кайткач, берничә көн хәл алганнан соң гына яңгыратты: «Супермен булып киенеп, Уфа урамында кар көрәргә, җыр җырларга, бер әбине юл аша чыгарырга, кибеттә берәрсенең азык–төлеге өчен акча түләргә». Иршатның моңа керфеге дә селкенмәде. Юлия, хатын-кыз буларак, кирәк-яракны хәстәрләде. Берничә көннән Супермен Иршат, кызыл чикмәнен җилфердәтеп, Галям ападан салдырып алган кызыл биретын кырын салып, Уфаны кардан арындырырга чыкты. Үзәктәге бер тукталышның ян-ягын көрәде дә, «Ак каенын» сузып җибәрде Иршат. Тукталышта таякка таянган бер ир-ат хисләнеп, таякларын болгый-болгый бии башламасынмы?.. Иршат аңа кечкенә генә бүләген дә тапшырды. Фотога төшәргә килгәннәрне исә блогер чупа-чупс белән сыйлады. Аннары инде Супермен бер әбине юл аша җитәкләп алып чыкты. Уфада яшәүче татар әбисенең нәкъ кибеткә чыккан чагы булган. Аңа, азык–төлек алып биргәннән соң, өенә кадәр озатты Иршат. Менә монысы чып-чын геройларча булды!

Инде хәзер биремне Супермен… әй лә, Нәбиевлар әзерли. «Бу юлы бик авыр бирем булачак», – диләр. Ни булыр икән? Анысын инде вакыт күрсәтер.

Айзирә Имамова.

Чыганак: http://shahrichalli.ru/

Бәйле